Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бакуда "Туган тел" татар мәдәни җәмгыяте хисап-сайлау конференциясе узды

Бакуда, Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегендә илдәге татар диаспорасының күптәнге оешмасы - «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте хисап-сайлау конференциясе үтте. Җәмгыять рәисе Гөлҗан Мясоутова үзенең хисап чыгышында рәис һәм идарә әгъзаларын сайлауга җитди карарга чакырды. Рәис урынбасары Назыйм Мохтаров җәмгыятьнең яшьләр эше секторы, шул исәптән халыкара «Агат» оешмасы белән үзара эшчәнлек турында сөйләде. Рәйсә Абдикәева татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауны, Руслан Абдикәев «Туган тел» оешмасы тәкъдимнамәләре белән Россия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар мәсьәләләрен яктыртты. Журналис Рәүфә Кендр күп еллар элек әлеге оешма турында язуын һәм аларның инде 25 ел дәвамында һаман да Баку татарларының йөрәген җылытып яшәүләрен җиткерде. Әзербайҗандагы Россия ватандашлары координацион совет рәисе Магамед Исаев «Туган тел» җәмгыятенең илдә генә түгел, читтә дә гомуммәдәни потенциалы зур булуын билгеләп үтте. Конференциядә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына һәм биографиясенә багышланган видеоблоклар күрсәтелде, аның шигырьләре укылды. Идарә әгъзасы итеп 11 кандидат күрсәтелде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә «Туган тел» җәмгяте рәисе итеп Гөлҗан Мясоутова, урынбасарлар итеп Назыйм Мохтаров һәм Альбина Гыйматдинова сайланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев