Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бакуда татарлар өчен сәяхәт рәвешендә квест-уен уздырылган (фото)

27 ноябрьдә Әзербайҗан башкаласы Бакуда татарлар өчен квест-уен уздырылган. Ул Баку каласында бу шәһәрдә гомер-гомергә яшәгән татарлар белән бәйле урыннар буенча сәяхәт рәвешендә үткән. Чара Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылган. Бакуда яшәүче милләттәшебез Динара Хәйрулла “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә квест-уенда катнашудан хис-кечерешләре белән уртаклашты.

Әңгәмәдәш билгеләп узганча, чараның максаты танылган ватандашларыбыз язмышына бәйләп, Баку шәһәренең тарихын популярлаштырудан гыйбарәт булган. Баку каласында бу шәһәрдә гомер-гомергә яшәгән татарлар белән бәйле урыннар күп. Аның әйтүенчә, тарихка кереп калырлык күренекле татарлар арасында Әзәрбайҗан җирендә гомере буе диярлек яшәгәннәр дә, 10 ел тирәсе генә яшәп киткән шәхесләр дә бар. Мәсәлән, татар язучысы, галим-тарихчы Газиз Гобәйдуллин шундыйлардан. 1925 елда Бакуга күченеп, 1938 елда ул шунда репрессиягә дучар булган.

Маршруттагы беренче объект апалы-кызлы Терегуловларга багышланган. “Терегуловлар – танылган нәсел. Мәликә һәм Бәдигыльҗәмал – күренекле хәрби Хәсән Терегуловның кызлары. Хәсән Терегулов чыгышы белән Идел буеннан дигән сүз бар, ләкин бу хакта төгәл чыганаклар юк. Идел буеннан Кавказга җибәрелеп, ул озак вакыт Тифлиста хезмәт иткән. Анда ул 6 балалы гаиләсе белән күченгән булган. Өч баласы – бер улы, ике кызы шактый танылган шәхесләр. Мәликә һәм Бәдигыльҗәмал Әзербайҗанның күренекле композиторларында кияүдә булган. Бәдигыльҗәмал Мөслим Магомаев хатыны булган, бу бөтенебезгә яхшы таныш җырчы Мөслим Магомаевның бабасы, ягъни алар тулысынча адашлар. Без белгән Мөслим Магомаевның әбисе Казан татары дигән сүз. Мәликә Әзербайҗанның иң бөек композиторы Узеир Хаҗибәковта кияүдә булган. Ул узган гасырның 18 нче елында көнчыгышта куелган беренче опера “Ләйлә һәм Мәҗнүн” авторы”, – дип сөйләде Динара Хәйрулла. Ул маршрутка шушы нәсел белән бәйле ике объект кергәнен әйтте – Мөслим Магомаев исемендәге дәүләт филармониясе һәм Узеир Хаҗибәков музей-йорты.

Терегуловларның улы Хәнәфи Терегулов та исеме шактый яхшы таныш шәхес. Ул Мөслим Магомаев һәм Узеир Хаҗибәковның яхшы дусты булган. Алар Тифлиста татар семинариясендә танышкан булган. Динара Хәйрулла билгеләп үткәнчә, бу – татар семинариясендә татар телендә белем бирелгән дигән сүз түгел. Ул вакытта барлык көнчыгыш телләр татар теле дип аталган.

Маршруттагы чираттагы объект – Әзербайҗан ССР халык артисткасы Мәрзия Давыдова яшәгән йорт. Казан татары булган бу ханым узган гасырның 1917 елында Әстерханнан Бакуга күченгән. “Гастрольләр белән йөргән вакытта ул анда татар театры белән килешү төзеп, татарча уйнап йөргән. Әзербайҗан режиссеры белән араларында мәхәббәт хисләре дә туа, нәтиҗәдә, ул шунда калырга тәкъдим ала. Аннары аңа кияүгә чыгып, театрда әзербайҗан телендә уйнаган. Бүгенге көндә драма театрында аңа багышланган почмак та бар. Шунысы игътибарга лаек: Мәрзия Давыдова оныкчыгы – “Евровидение” конкурсы җиңүчеләренең берсе Эльдар Гасымов. Эльдар үз тамырларын бик яхшы хәтерли”, – дип белдерде Динара.

Чираттагы объект – элек халык хуҗалыгы институты бинасы булган Әзербайҗанның икътисад университеты. 1919 елдан алып озак вакыт анда Әзербайҗан дәүләт университеты урнашкан. Аннан Әзербайҗан дәүләт университеты Баку дәүләт университетына әйләнә. “Ул хәзер аерым бинага күченде, ул инде күптән шәһәр үзәгендә түгел. Анда күренекле татар галиме яшәгән һәм иҗат иткән. Ул шәрыкъ белгече, публицист, язучы, тарихчы Газиз Гобәйдуллин. Аның зыялы татар шәхесләре белән аралашканы, Тукай белән хат алышканы билгеле”, – ди Динара Хәйрулла. Ул Газиз Гобәйдуллинның XX гасыр башында Казан университетында, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытканын әйтте. Узган гасырның 1920 елында ул Баку университетына чакырылган, анда көнчыгышны өйрәнү факультетын җитәкләгән. Беренче деканнарның берсе булган. Әзербайҗан дәүләт архивы белән җитәкчелек иткән. 1937 елда Гобәйдуллин Бакуда репрессиягә дучар була.

Маршрутта соңгы пункт Әзербайҗанның танылган актрисасы белән бәйле. Узган гасырның 1920 елында София Басирзаде Казаннан Бакуга килгән. Ул Әзербайҗанда кияүгә чыга. “Кемдер аннан сорагач, мин Сафия Бәшир кызы дигән. Ул үзенең татар булуы белән горурланган. Күренекле киноактрисага әйләнеп, аны актерларның әнисе дип тә атаганнар”, – диде Динара Хәйрулла.

Әңгәмәдәш квестта катнашучылар ак, яшел, кызыл төсле командаларга бүленеп, биремнәр үтәгән. Аларга соралган архитектур объектларны табып, шул бина фонында үз командасы төсендә берәр предметны фотога төшерергә кирәк булган. Квест-уен кафеда чәй эчү белән тәмамланган. “Әзербайҗан татар диаспорасы даими рәвештә төрле чаралар үткәрә. Бу формат катнашучыларга бик ошады, киләчәктә дә, ким дигәндә, аена бер тапкыр төрле кызыклы чаралар үткәрергә җыенабыз”, – диде Динара Хәйрулла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев