Бакуда татарлар белән бәйле урыннарга сәяхәт оештырылачак

27 ноябрьдә Әзербайҗанның Баку каласында бу шәһәрдә гомер-гомергә яшәгән татарлар белән бәйле урыннар буенча сәяхәт - квест-уен уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Бакуда яшәүче татарларга моңа кадәр яхшы таныш урыннарга, урамнарга яңача караш ташларга, ватандашларыбыз тарихы белән бәйле мәгълүматларны күбрәк белергә ярдәм итәр дип ниятләнелә. Квест чәй табыны артында тәмамланачак, ә уенның нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар соңрак социаль челтәрләрдә хисап тотачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: