Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бакуда "Сәлам, Татарстан" дип исемләнгән Азербайҗан - Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узды

Бакуда Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә “Сәлам, Татарстан” Азербайҗан - Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узган. Кичәне Salam Tatarstan үзәге  һәм “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлек вәкиллеге ярдәмендә оештырган. Бәйрәм ачылышында кунакларны Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлек вәкиллеге җитәкчесе Валентин Денисов, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе Абас Миняшев һәм Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы әгъзасы Альбина Габдуллина сәламләгән. Бу хакта Азеәрбайҗан Sputnikка Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә хәбәр иткәннәр. Зур бәйрәм концертында Баку һәм Казан артистлары азербәйҗан, рус һәм татар җырларын башкарган. Аларны “Дуслык” коллективы, Рөстәм Кәримов һәм Аслан Азимзаде халыкка җиткерә.  Татарстан кызы - Казан шәһәренең 111нче мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Энҗе Әхмәтҗанова чыгышын яратып, бик җылы каршылаганнар. Бәйрәмдә картиналар, курчаклар, халык сәнгате эшләнмәләре һәм милли киемнәр экспозициясендә Азербайҗан рәссамнары Кенул Исмайлова, Фәрах Алиева һәм Гүнәл Гулиева хезмәтләре дә куелган. Күргәзмәне аның кураторы, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Әмин Рамазанов тәкъдим иткән.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев