Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бакуда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-әдәби кичә оештырылды

Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-әдәби кичә үтте, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте. Кичәне Бакуның автор-башкаручылар клубы оештырган. Концерт программасында Румия Атҗегетова башкаруында татар композиторларының җырлары, шулай ук Бакуның автор-башкаручылар клубы әгъзалары Ибраһим Имамалиев, Георгий Черногоров, Аладдин Ягубов, Вера Вәлиханова һәм Андрей Крупин башкаруында автор җырлары, балладалар яңгыраган. Кичәдә шагыйрь Аладдин Ягубов Казанга һәм Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыган. Әзербайҗан Язучылар берлегенең “Әдәби Әзербайҗан” журналы поэзия бүлеге мөхәррире Алина Талыбова да үзе иҗат иткән “Казан поэмасы” белән кичәнең кунакларын таныштырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев