Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Баку шәһәрендә татар хатын-кызлары оешмасы төзелгән

Баку шәһәрендә яшәүче татар ханымнары үзләрендә «Ак калфак» оешмасын төзү турында карар кабул иттеләр. Бу оешмага башта Әзербәйҗан башкаласында күп еллар уңышлы эшләп килүче «Дуслык» театр-хореографик ансамбльгә катнашучыларны тупларга килешенде, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында. «Дуслык»ның җитәкчесе Сания Әлмәшева җыелган ханымнарга «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының максатлары, эшләре белән таныштырды. Татарстанның Әзербәйҗандагы Даими вәкиле Альфред Закиров ханымнарның инициативасын хуплавын белдерде, уңышлар теләде. «Ак калфак»ның Бакудагы бүлекчәсенең җитәкчесе итеп Сания Әлмәшева тәкъдим ителде. Җыелыш бу кандидатураны хуплап чыкты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев