Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Байлар Сабасы районы үзәгендә «Шома бас» III Республика хореография һәм фольклор коллективлар бәйгесенең сайлап алу туры үтте

Татарстанның Байлар Сабасы районы үзәгендә «Шома бас» III Республика хореография һәм фольклор коллективлар смотр-бәйгесенең зональ сайлап алу туры үтте. Татар халык биюләрен һәм «Шома бас» этнографик бию үрнәкләрен сәхнәгә чыгарган әлеге иҗади конкурс быел беренче татар балетмейстеры Һәй Таһировның 110 еллыгына багышланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Смотр-бәйгедә ясаган чыгышлары белән Татарстанның халык бию коллективлары үзләренең «Үзешчән халык коллективы» исемнәрен кабаттан раслады. Зональ турда Мамадыш, Әлмәт, Кукмара, Балтач, Теләче, Саба муниципаль районнарыннан 14 иҗат коллективы һәм биючеләр катнашты. Конкурс тәмамлангач коллектив җитәкчеләре жюри әгъзалары белән очрашты, шунда ук мастер-класслар үткәрелде, чыгышларга анализ ясалды.

Саба районының – «Яшьлек», «Сөмбел», «Экспромт», Кукмара районының – «Чәчкә», «Сәйлән», «Акварель», Балтачтан – «Балкыш», Мамадыш районыннан – «Чулпы», «Рухлану», Теләче районының – «Тамчыкай», «Балачак», Әлмәтнең Габдрахман авылыннан «Сәрбиназ» һәм «Мизгел» хореография ансамбльләре сюжеты, эчтәлеге һәм куелышы ягыннан аеруча кызыклы композицияләр әзерләве билгеләп үтелде. Жюри әгъзалары аларның җирле һәм этник фольклор материал файдаланылып, яңа сюжетлы биюләр куюын, эскизлар ясалып үзенчәлекле сәхнә костюмнары әзерләвен югары бәяләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев