Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Байкал татарлары хакында китап дөнья күрде

Байкал якларында яшәүче татарлар хакында "Татарлар Байкалда: иҗтимагый оешма барлыкка килү тарихынан милли-мәдәни автономия үсешенә" ("Татары на Байкале: от истории и становления общины к развитию национально-культурной автономии") дип исемләнгән китап дөнья күрде. Әлеге басмада Байкал яны һәм Байкал аръягында яшәүче татарларның хун-төрки вакытыннан алып, XIX - XXI гасырларга кадәр булган тарихы, демографиясе, мәдәни гореф-гадәтләре тасвирланган. Бурятия татарлары милли-мәдәни төбәк автономиясенең телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшчәнлеге хакында бай мәгълүмат бирелгән. Байкал яны һәм Байкал аръягында яшәүче татарларның күпчелегенең тамырлары Идел-Урал төбәгенә барып тоташа. Алар бирегә заводлар төзү, яңа җирләрне үзләштерү вакытында килеп урнашкан. "Бурятия татарлары тарихын без бөртекләп җыйдык дисәң дә була. Күп кенә язма документлар югалган, шәхси архивлар да сакланып калмаган, сугыш һәм хезмәт ветераннарының күпчелеге арабызда юк", - ди милли-мәдәни автономи җитәкчесе Саҗидә Бататова. Аның сүзләренчә, китап өчен материаллар туплауда галимнәр, журналистлар, милли-мәдәни автономия акивистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары зур өлеш керткән. Басмада аларның хатирәләре, интервьюлары белән дә танышырга мөмкин.

"Татар-информ"

Автор: Лилия Локманова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев