Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бай россиялеләрнең кереме ярлыларныкыннан 15 тапкырга артыграк - Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, хәзер бай россиялеләрнең кереме ярлыларныкыннан 15 тапкырга артыграк, 2000 елда бу аерма ике тапкырга күбрәк булган. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә. Министр шулай ук керемнәр аермасының кимү темплары акрынаюын ассызыклады. Аның сүзләре буенча, 2000 елда бай һәм ярлы россиялеләрнең нисбәте 1гә 30 булса, хәзер 1гә 15. «Ләкин барыбер, 1гә 15 тә зур аерма дип саныйм. Алга киткән илләрдә аерма бик кечкенә, 7-8, 10га кадәр генә», — дип Топилинның өземтәсен китерә ТАСС агентлыгы. Моңа кадәр вице-премьер Ольга Голодец Россиягә хас булган уникаль күренеш - илнең гражданнары эшләре була торып та, ярлы булып калулары турында сөйләгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев