Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бабаларыбызның кем булуларын һәм ничек яшәгәннәрен килеп күрә алу - зур бәхет" - Азат Кашапов

Кичә "Татар яшьләре көннәре" делегатлары борынгы Болгар шәһәре белән танышты. Делегатлар, тарихи урыннарны караганнан соң, Ак мәчеткә юл тоттылар. Күп делегатлар изге Болгарга нәкъ менә бабалары яшәгән җирдә намаз укырга дип килгән. "Татар яшьләре көннәре"нең Оренбург өлкәсе делегаты Артур Гафиятуллин Болгарда әле тәүге тапкыр. "Күп мәгълүматны моңа кадәр белми идем. Экскурсовод апа яңа әйберләр белән таныштырды. Монда нәрсә караган да истә калмый. Шулкадәр күп яңа мәгълүмат, хәтта аны берничә сәгатьтә башта эшкәртеп тә бетереп булмый. Бу тарихи урыннар белән сокланырга гына кала", - ди Артур. Ә менә күренекле блогер-сәяхәтче Азат Кашапов борынгы бабаларыбызның алдынгы эш кораллары булу белән таң калган һәм хәзерге яшьләргә дә бабаларыбызның бөек исеменә тап төшермичә, горурлык белән алга барырга өнди. "Болгарда мин икенче тапкыр. Беренче тапкыр 2014 елда "Сәләт - Туган тел" форумында әйдаман (вожатый) булып барган идем. Чит илләрдә сәяхәт итеп, Япония, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан кебек илләрнең тарихы белән таныштым. Бу илләрдәге халыклар үз тарихына зур игътибар белән карыйлар, чөнки тарих безнең телебезне саклап калу өчен мөһим. Безнең Татарстан да изге Болгар җирен төзекләндереп зур эш эшли. Монда тарихны, телне саклап калуга күп чаралар күрелә. Бабаларыбызның кем булуларын һәм ничек яшәгәннәрен килеп күрә алу - зур бәхет. Без дөньядагы соңгы дәүләт түгел, ә киресенчә алдынгыларыннан булуын күрәбез. Бу, үз чиратында, яшьләргә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнергә этәргеч булып тора. Безнең буын да, үзебезнең бөек исемне югалтмыйча, тарихыбызны сакларга тиешбез", - дип сөйләде "Татар-информ хәбәрчесенә күп илләрдә булган блогер-сәяхәтче Азат Кашапов. Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнаша. Алар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев