Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бабаларыбыз безнең күп белгән, чөнки алар гыйлем ияләрен күргән" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышу ниятеннән Саба районына сәфәр кылды. Мөфти тарихи мәчеттә уздырылган район имамнары җыелышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Камил Сәмигуллин хәзрәтләре мәчеткә йөрүче хәзрәтләргә еш бирә торган мәсьәләләрне аңлатты, хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен җиткерде, дини гыйлем алу өчен хезмәтләр күп булуы турында җиткерде. “Аллага шөкер, китапларыбыз күп. Хәнәфи мәзхәбенә кагылышлы да көчле китаплар язылган. Безнең мәзхәбебездә шундый бер кагыйдә бар, без иң беренче чиратта аятькә карыйбыз. Чөнки иң мөһим дәлил – ул аять. Аннары мутаватир хәдискә карыйбыз. Мутаватир хәдис ни дигән сүз? Ягъни, аны күп кеше китерә. Алар күп кешеләр тарафыннан тапшырылган хәдисләр. Уннан да ким түгел. Аннары бер кеше китерә торган хәдискә карыйбыз. Андый хәдискә аять аша мәгънә бирәбез. Шулай итеп, төрле сорауларга җавапны дәлилләр белән китерәбез. Ул чакта фикер каршылыгы бетә", – ди мөфти хәзрәтләре. Ул шулай ук галимнәребезнең хезмәтенә таяну кирәклеге турындагы фикерләре белән дә уртаклашкан. “Бабаларыбыз безнең күп белгән, чөнки алар гыйлем ияләрен күргән, алардан өйрәнгән. Имам Мәрҗани хәзрәтебез зур галим, аны бөтен дөнья таный. Әзһәрдә аның өч томлык гарәпчә китабын әле дә укыталар. Мисырда басыла ул, бездә юк. Муса Бигиев Мәккәдә дәрес биргән. Рәмзи Әл-Казани Мәккәдә билгеле галим булган. Мәртәбәле дәгъватчы Габдрәшит Ибраһимов, бөтен дөньяны йөреп, Япониягә кадәр барып җитә, беренче мәчетне салдыра. Аның мәчете юк инде хәзер, аның урынына төрекләр яңа мәчет төзетә. Бер гарәп галиме гомер буена шушы дәгъватчыбызны өйрәнгән, аңа багышлап китап язган. Шуның өчен гарәп кешесе төрекчәне, иске татарчаны өйрәнгән. Китапларны татарчадан гарәпчәгә күчергән. Галимнәребез бик көчле булган, аларның хезмәтләренә таянып без һәр мәсьәләгә карата җавап бирә алабыз", – ди мөфти. Сүз уңаеннан, бүген Сабада 45 мәхәллә теркәлү узган. Дүрт иман йорты төзелеп килә. Шуларның берсе Сабаның үзәгендә салына.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев