Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Азрак ял итү дә кирәк иҗат кешесенә" - Рим Хәсәнов (әңгәмә, видео)

Уфадагы күренекле композитор, Татарстанның  Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның иҗаты һәм шәхси тормышы хакында элекке елларда бик күп язылды һәм сөйләнде. Бу табигый дә иде. Чөнки аның кебек зур талантлар һәрчак игътибар үзәгендә була. Рим әфәнде дә журналистлар һәм җәмәгатьчелек игътибарыннан мәхрүм булмады. Әмма соңгы елларда яраткан композиторыбыз хакында сирәгрәк ишетәбез. Гәрчә ул һаман да җимешле иҗаты белән сокландырып торса да, аның шәхси тормышы ничектер күләгәдәрәк кала. Соңгы елларда Рим әфәнде байтак гомерен Мәскәүдә үткәрде, анда яшәп иҗат итте. Казанга да юллары еш кына төшкәли иде. Андагы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры белән иҗади хезмәттәшлеге, Зөлфәт Хәким әсәренә матур көйләр язганы өчен, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дә лаек булды Рим әфәнде. Талантлы композиторыбыз хәзер журналистлар белән дә бик аралашып бармый. Әмма безнең берничә сорауга җавап бирергә ризалашты ул. – Рим әфәнде, Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз. Аны ничегрәк билгеләргә җыенасыз? Зур иҗади кичә көтеләме?
– Юк, ниндидер зур мәдәният сараена тамашачылар җыеп юбилеемны бәйрәм итмәскә булдым. Кирәкми миңа хәзер андый тантана. Шулай да тар гына даирәдә фикердәш дусларым белән Уфадагы бер джаз клубта кечкенә генә мәҗлес оештырачакбыз. Ул клубның хуҗасы минем дустым, күренекле күз табибы, медицина фәннәре докторы. Музыка аның хоббие. Бик оста итеп пианинода уйный.Башка  дусларымның да кайберләре музыкадан читтәге һөнәр ияләре. Әмма алар да буш вакытларында төрле уен коралларында уйныйлар. Бергәләп музыка уйнап-җырлап, тыйнак кына билгеләнәчәк түгәрәк туган көнем. Ул кичәне июнь аена тәгаенләдек.“Тукай премиясе бар инде, Салават Юлаевныкына дәгъва итмим” – Сезнең кебек биек үрләр яулаган шәхесләр юбилей уңаеннан дәүләт ягыннан матди ярдәмгә дә, мактаулы исемнәргә дә өмет тота ала. Бу яктан берәр яңалык бармы? Матди ярдәм булыр дип уйламыйм, ул хакта сүз алып баручы, нәрсәдер вәгъдә итүче юк. Мәдәният министрлыгы ягыннан да, Композиторлар берлеге тарафыннан да юбилеемны ничектер билгеләп үтү хакында ләм-мим. Ә мактаулы исем дигәннән бер тәкъдим булган иде: әйдәгез, Сезне Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы дәгъвачылар исемлегенә кертәбез диделәр. Әмма мин ризалашмадым. Беренчедән, минем бик дәрәҗәле бүләгем бар инде – Г. Тукай исемендәге дәүләт премиям. Икенчедән, мин беләм: С. Юлаев премиясен элекке еллардагы казанышлар өчен бирмиләр. Шуңа күрә бу премия миңа барыбер эләкмәс иде. Дәгъвачылар арасына кертелеп, аннары үтмичә, дәрәҗәмне генә төшерү булыр иде бу. – Әле нинди уй-ниятләр белән яшисез. Бер әңгәмәгездә Сез “мин соңгы елларда плансыз яшим” дигән идегез. Бу чынлап та шулаймы? – Дөрестән дә шулай. Бәлки кемнәргәдер сәер тоелыр, әмма мин хәзер тормыш җаена гына ияреп яшим. Чөнки план корып кына яшәп булмый ул. Тормышта бит әллә күпме көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга һәм алар барлык планнарыңны пыран-заран китерә ала. Шуңа күрә мин чынлап та соңгы елларда алдан озак вакытка план корып яшәмим. Әлбәттә, бу минем тормышым бөтенләй эзгә салынмаган килеш, тәртипсез бара дигәнне аңлатмый. Иртәгә ни эшләсемне, киләсе атнада нәрсә эшләргә җыенуымны беләм инде анысы. Ә кайберәүләр кебек “минем һәр көнемдәге хәстәрлекләрем алдан бер елга билгеле”, дип әйтә алмыйм. Алай дип әйтүчеләрнең күпчелеге үзләре дә, йомшак кына итеп әйткәндә, бераз алдаша ул. “Наполеон планнары кормыйм” - Хәзерге көндәлек эшләрегез нидән гыйбарәт? – Инде әйткәнемчә, ниндидер “Наполеон” планнары корып яшәмим. Минем көн күрмешем хәзер өлкән яшьтәге кешенең тыныч, бер җайга салынган тормышы ул. Һәр көнне иртән уянып киткәч, тагын бер яңа көн туганына шатланам, үземне “мин бәхетле кеше” дип матур көнгә “көйлим”. Яңа җырлар язам, элеккеләренә аранжировка эшлим. Мәскәүдә яшәүче кызым Айгөлне һәм оныгым Арнисны сагынсам, анда барып әйләнеп кайтам. Оныгымны бик яратам. Өч яшькә кадәр мин аны үзем генә тәрбияләдем дияргә дә була. Аны инглизчәгә иң беренче өйрәтүче дә мин булдым. Бик ушлы, зиһенле егет ул. Аның белән аралашып кайтсам, тагын беразга “заряд” алам мин. Аңарда да көй-моңнарга маһирлык бар. Хәтта ике инструменталь әсәр дә иҗат иткән иде. Болай ярыйсы гына дип бәяләдем. Ләкин ул музыка буенча китмәде. Информацион технологияләр, программист белгечлегенә белем ала һәм бер үк вакытта эшли дә. Менә шулай,Ходайның биргәненә шөкерана кылып, яраткан иҗатымнан яшәүгә көч һәм дәрт алып яшәп ятам. – Рим әфәнде, Сез үзегезнең иң популяр берничә җырыгыз белән генә дә үзегезгә һәйкәл куйдыгыз. Сезнең исем, башка бер җыр да язмасагыз да, тарихка кереп калды дип әйтергә була. Шулай да сәнгать сөючеләр барыбер бүгенге көндә дә Сездән матур җырлар өмет итә. Әлеге иҗади эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез? – Рим Хәсәнов иҗат итүдән туктаган ахыры, яңа җырлары әлләни ишетелми дигән сүзләрне миңа үземә еш кына җиткереп торалар. Ләкин мин беркайчан да иҗаттан туктамадым. Әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында, иҗатның төрле мәлләре булды. Азрак ял итү дә кирәк ич иҗат кешесенә. Мин дә үземне башка эшләргә багышлап җырлар, көйләр иҗат итүдән бераз читләшеп тордым. Һәм бу миңа файдага гына булды дип исәплим. Мин күп җырларны үз шигырьләремә язам. Дөрес, минем яңа альбомнар кайберәүләрнеке кебек кибет киштәләрендә ишелеп ятмый. Чөнки мин үз альбомнарымны үзем язам һәм үзем аз күләмдә компакт тәлинкәләргә яздырам. Сүз дә юк, бүгенге көндә яңа гына сәнгатькә килүчеләр дә, иганәчеләр ярдәмендә, күп тиражлар белән үз альбомнарын яздыра һәм сәүдәгә чыгара. Ә мин андый максатлар куймыйм. Аз булсын – яхшы булсын. “Җырларны чәлдерергә тырышалар” - Шагыйрьләрдән кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез? - Берничә шагыйрь белән тыгыз элемтәдә тордым соңгы елларда. Расих Ханнанов,Әсхәр Кәшфуллин, Фәния Габидуллина белән байтак эшләдек. Шул ук вакытта Мәскәүдәге рус шагыйрьләре белән дә хезмәттәшлек итәм. Шулай итеп берничә альбом чыгардым. Шуларның берсендә җырларны тулысынча үзем башкарам. Декабрь аенда Мәскәүдә Расих Ханнановның иҗат кичәсе булган иде. Анда барып җырларымны башкардым. – Ә яңа җырларны профессиональ җырчыларга ышанып тапшырмыйсызмыни? – Һәр профессиональ композитор кебек үк, мин дә язган көйләрдән килгән акчага яшим. Җырны бушка бирү заманнары үтте хәзер. Ә җырчылар, элекке гадәт буенча, һаман да бушка сорый. Безнең илдә кызык бит ул: телевидениедамы, радиодамы, йә булмаса, берәр концерттамы – җырны башкаручының гына исеме әйтелә, ә композиторның исемен әйтергә “оныталар”. Күп кенә җырчылар, яңа репертуар булдырырга тырышып,  мөрәҗәгать итәләр. Ләкин алар йә бөтенләй бушка алырга, йә бик очсызга гына чәлдерергә тырыша минем җырларны. “Метрода уйнап акча эшләдем” - Бер очрашуыбызда язучыларның Переделкино ял йортында яшәвегез турында әйткән идегез. Димәк, башкалада үз фатирыгыз юк. - Кайдан килсен инде фатир. Күпмедер вакыт Переделкинода яшәдем.Мәскәүдә һәммә нәрсә кыйммәт. Хәтта акча җиткерә алмаган чаклар да бар. Андый көннәрдә метро станциясе күчешендә гармунда уйнап, ипилек-чәйлек акча эшли идем. Баштагы айларда милиция дә, бандитлар да куа иде. Хәтта бер тапкыр мине кыйнарга әйткәннәр дә, кыйммәтле гитарам сынды. - Таныш кешеләрегезнең метрода уйнап торганыгызны күргәне булдымы, алар нәрсә ди иде? - Нәрсә дисен инде алар, аптырыйлар иде. “Син монда кызык өчен генә торасыңдыр, акчаң юклыктан түгелдер”, - диләр. Берсе дә минем мохтаҗлыкка төшә алуыма ышанмый. Пенсиям дә яшәү минимумы кадәр генә дигәнгә дә күпләр ышанмас әле менә. Минем кызгандырасым да, мескен булып күренәсем дә килми. Бүген миңа күп байлык кирәкми, тормышка фәлсәфи карыйм, исәнлек кирәк, димен. Мин шактый үзгәрдем. Яшь чактарак ихтыяҗларым бер төсле булса, хәзер бөтенләй башкача. Азга да канәгать булырга өйрәндем. Аннан минем холкым да нык үзгәрде. Элегрәк мин кызу холыклырак идем. Кешегә турысын бәреп әйтүдән дә тайчанмый идем. Хәзер исә андый түгелмен. Җитешсезлекләрсез кеше булмый. Шуңа хәзер кимчелеге булган кешеләрне дә хөкем итмәскә тырышам. Аның белән генә адәм баласын барыбер үзгәртеп булмый. Ә кешенең күңеленә яра саласың – бер, икенчедән үзең алама булып каласың. Шуңа күрә дә хәзер күңел тынычлыгын өстенрәк күрәм.

Фәнис ФӘТХИ, Уфа

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев