Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайның Яшьләр үзәге кул эшләре ярминкә-күргәзмәсе оештырачак

10 февральдә Азнакайның Яшьләр үзәге (Мәрҗани, 22) кул эшләре ярминкә-күргәзмәсе оештырырга булды. Бу көнне районда яшәүчеләр генә түгел, республика халкы да ярминкәдә катнашып, осталарыбыз күргәзмәсен хозур кыла ала, дип игълан итте районның “Маяк” газетасы. Азнкайда кул эшләренә оста кешеләр күп. Агачтан сыннар ясаумы, бәйләгән, теккән әйберләр, сувенирларны үз куллары белән тудыручыларның иҗат эшләре чын мәгънәсендә сокландыра. Тымытык авылында яшәүче Миңнегали абыйның агачтан эшләгән ат сыннары Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең иң истәлекле, кадерле әйберләре арасында тиккә генә сакланмый торгандыр. Менә шундый осталарыбызны таныту максатында, районда әледән-әле кызыклы чаралар үткәрелеп килә. 10 февральдә Азнакайга килүчеләрне иҗат өлкәсенә бик кызыклы сәяхәт көтә, диелә район газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев