Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайның Күктәкә авылында яңа күп функцияле үзәк ачылды

Шул уңайдан уздырылган тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты, дип хәбәр итә җирле «Маяк» басмасы. Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, Марсель Шәйдуллин соңгы елларда районда бик күп социаль объектлар калкуын, аларның барысы да республикада тормышка ашырыла торган Президент программалары җимеше булуын билгеләп үтте. «Азнакайда хезмәтне сәнгать итеп, сәнгатьне хезмәт итеп яши беләләр. Соңгы елларда район өр-яңа сулыш алды. Бу уңышларны без сезнең барыгызны да бер матур гаиләгә туплый белгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасының бердәмлеге, кулга-кул тотынып эшләве белән бәйлибез, – дип башлады сүзен Марат Әхмәтов. – Көньяк-көнчыгыш районнар арасында Азнакай бик нык аерылып тора. Шундый табигать шартларында да уңышлы эшләүче районнар күбрәк булсын иде. Әлбәттә, уңышларыгыз җиңел бирелми, аларның нигезендә тырыш хезмәт ята. Азнакай милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен дә саклый белә. Киләчәктә дә шулай илне-көнне куандырып яшәгез», – дип теләде министр. Күктәкәлеләр өчен бу бина – көтеп алынган бүләк. Моңа кадәр дә мәдәни тормыш кечкенә авылда тынып тормаган, иске клубта хореография, вокал, рәсем, театр, «Яшьлек», «Оста куллар», «Сәламәтлек» кебек түгәрәкләр эшләгән, бәйрәм саен концерты, спектакле оештырылган. «Түгәрәкләргә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп йөри, һәрберсендә егермеләп кеше шөгыльләнә», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Розания Вәлиева. Яңа мәдәният йорты бу көнне сәнгать осталарының җыр-моңарына күмелде. Авыл халыкы киеренке җәйге хезмәттән соң җанына рәхәт ял алды, диелә хәбәрдә. Чыганак: http://tatar-inform.tatar/  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев