Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайның халык театры яңа сезонны "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән ачты

Татарстанның Азнакай районында эшләп килүче халык театры коллективы быелгы иҗат сезонын районның Тымытык авылы Мәдәният йортында ачып җибәрде, дип яза район газетасы.

Бу сезонны алар Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле белән башлады. Әлеге спектакльне халык театрының сәхнәгә беренче тапкыр гына куюы түгел. Шуңа да карамастан, ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. Спектакль азагында ветераннар советы рәисе Радик Солтанов үзешчәннәргә халыкны ял иттергән өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев