Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайның "Чатыр–Тау Арена" спорт комплексында Уңыш бәйрәме узды

Быел да авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен югары хезмәт уңышлары белән каршылый. Игенчеләребез, табигать шартларының кырыс килүенә дә карамастан, кукурузны да кертеп, 175 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җыеп алдылар.

Соңгы елларда мөгезле эре терлек саны 5 мең башка артты. Бүген районда 34 меңнән артык мөгезле эре терлек булса, шуның 11 меңе - савым сыерлары. Киләчәктә мөгезле эре терлек санын 40 меңгә кадәр җиткерү бурычы тора. Быел 10 айга 37,6 мең тонна сөт һәм 2 мең 643 тонна ит җитештерелгән.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы тармагы хакында чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, аларга олы рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар да катнашты. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов азнакайлыларны Хөкүмәтебез һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре, шәхсән үзе исеменнән котлап, теләкләрен әйтте. Ул Азнакайда эшсөяр, тырыш халык яшәвен, игенчеләребезнең республикада алдынгылар рәтендә барып, берничә ел рәттән "уртак калачка" иң зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Терлекчелек өлкәсендә дә азнакайлыларның тырыш хезмәтенә югары бәя бирде. Терлекләрне кышлату өчен ныклы азык базасы булдырылуын һәм зур терлекчелек комплекслары төзүләрен аеруча хуплады. Боларның барысының да киләчәктә азнакайларның уңышлы эшләвенә ныклы җирлек тудыруын ассызыклады.

Бәйрәм бүләксез булмый. Район алдынгыларына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хезмәт алдынгылары шулай ук Азнакай районы башлыгының Рәхмәт хатларына һәм акчалата премияләргә, истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында Казан һәм Азнакай  артистларының җыр-моңнары, матур сүзләре белән үрелеп барды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев