Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайның "Алтынчәч" балалар бакчасында сабыйларны бишек җыры көйләп йоклаталар

Бишек җыры... Йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла. Азнакайның “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирә. Аларны җыйныйлар, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар, балаларны шул көйләрне тыңлатып йоклаталар. Бу җырлар аша сабыйларны матурлык, ата-ана мәхәббәте, халкыбызның рухы, аһәңле теле, туган йорт, туган җир төшенчәләре белән таныштыралар, диелә aznakaevo-rt.ru сайтындагы язмада.

“Максатыбыз - татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, милли хәзинәбез булган бишек җырларын балаларга өйрәтү. Гаилә бәйрәмнәрендә әти-әниләр белән бишек җырларына конкурслар да үткәрелә”, - ди тәрбияче Зәния Исхакова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев