Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайлылар татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып янучы дүрт якташ шагыйрьләре белән очрашты

Азнакайлылар татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып янучы дүрт якташ шагыйрьләре – Флера Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев һәм Илдус Гыйләҗев белән берьюлы очрашу бәхетенә иреште, дип яза район басмасы. Мәдәният йортында әдипләребезнең олуг юбилейлары уңаеннан уздырылган кичә районыбыз сәнгать осталарының җыр-биюләре, әдипләребезнең чыгышлары, район җитәкчелеге, “Маяк” газетасы һәм аның каршында эшләп килүче, әдипләребезгә канат куйган “Гөлстан” әдәби берләшмәсе, мәдәният, мәгариф учреждениеләре коллективлары, сыйныфташларының котлаулары белән үрелеп барды. Шагыйрьләр һәрвакыт Азнакайдан илһам алып, аның ирешкән уңышларына куанып, туган яклары белән горурланып яшәүләрен әйттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев