Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда яшәүче Ринат Насыйбуллинның тавыгы "Аллаһ" дип язылган йомырка салган (ФОТО)

Азнакайда яшәүче Зөһрә Галләмова редакциягә гадәти булмаган йомырка күтәреп килгән, дип яза район газетасы. “Танышым Ринат Насыйбуллин хуҗалыгында "изге" тавык яши. Менә өченче ел җирән төсле кошчыгы “Аллаһ" дип язылган йомырка сала. Сез дә карагыз әле”, – диеп безгә күрсәтте. Карадык, фотосурәткә төшердек. Инкяр итеп булмый, охшашлык бар. Хуҗаның хикмәтле тавыкларын күрергә дип өенә бардык. – Үзем дә моңа гаҗәпләндем. Моны Аллаһы Тәгаләнең барлыгын исбатлаучы дәлил итеп кабул итәм. Тавыклар карт инде, яшь түгел. Кайсысы салганын төгәл белмим. Барысы да бер азык белән туклана: бәрәңге пешерәм, кычыткан тапып бирәм, – ди, хуҗасы Ринат абый, үзе дә аптырап. Ул әлеге сурәтләрне Ак мәчет мөгәллимәсе Сәрия апа Хөрәмшинага да күрсәткән. – Мөһер сугылган йомырка – гаҗәп күренеш, әлбәттә. Әмма йомырканы, аны салган тавыкны да изгеләштерергә кирәкми. Бар галәмне, чебен-черкине дә яраткан Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын төрле юллар белән искә төшергән вакытлар бар. Бәлки Ул гарәпчә язылган йомырканы күңел күзе күрмичә, маңгай күзе белән күрүчеләр өчен җибәрә торгандыр. Кешелек дөньясы Бөек Раббыбызның барлыгына-берлегенә ышансын, бу турыда онытмасын иде, – диде абыстай.
“Маяк”, Энҗе Галәветдинова
Фото: aznakaevo-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев