Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда Прототиплау һәм укучыларның техник үсешенә багышланган республика семинары узган

Азнакайның 4 нче лицеенда Прототиплау һәм укучыларның техник үсешенә багышланган республика семинары узган. Бу хакта “Маяк” яза.

Прототип сүзе яңарак кулланылышка керә башлады. Гади тел белән әйткәндә, ул физик объектны (әйтик, ваза, чәчәк, төрле фигуралар һ.б) катламлап ясау. Моның өчен 3D принтер, пластик җеп (түбән температурада эри торган башка материаллар да ярый) һәм компьтерда проектлый белү кирәк.

“WorldSkills чемпионатында катнашучыларны әзерләү буенча республика мәктәпләрендә база мәйданчыклары булдыру” конкурсында катнашып, 4 нче лицей быел грант откан иде. Шул акчага 3Д принтерлар һәм сканер сатып алынган.

– Безнең өчен бу горурлык, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти. Укучыларны 2019 елда узачак чемпионатка әзерләргә тиешбез. Үзебезнең генә түгел, күрше-тирә районнарның мәктәпләре дә килеп бездә өйрәнә алалар, – ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.

Ул әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, хәйриячеләре Рөстәм Дәүләтшин һәм Азат Мирмиевка рәхмәтле.

Семинарда Бөгелмә машина төзелеше текникумының бүлек җиткәкчесе Ирина Веряскина да катнашты. Әлеге уку йорты килешү нигезендә 4 нче лицей белән хезмәттәшлек итә. Алар бу юнәлештә күптәннән эшлиләр һәм уртаклашыр тәҗрибәләре җитәрлек.

Семинарның практик өлешендә яңа технологияләргә багышланган ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде.

– Прототиплаштыруны укучылар башлангыч сыйныфтан ук өйрәнәләр. Ул дәрес булып керми, ә түгәрәк формасында уздырыла. Узган ел JuniorSkills чемпионатыннан ике укчыбыз көмеш медаль алып кайтты, – ди инновация эшләре буенча директор урынбасары, түгәрәк җитәкчесе Рөстәм Сәитов.

Әлеге призерлар – 9 нчы сыйныф укучылары Раил Сабиров һәм Мансур Нуриев семинарда катнашучыларга презентация дә үткәрделәр.

– Кибеттә сатылмый торган әйберләр ясап була. Әнигә чәчәк, әтигә машина эмблемасы ясап бүләк иттем, алар бик шатландылар, – ди Мансур.

Фотода 3D принтерның үрнәге. "Яндекс"тан алынды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев