Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда коляскалар парады узды

Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында якты һәм нурлы гаилә бәйрәме – коляскалар парады узды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды һәм Азнакай районының 85 еллыгына, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты. Бәйгене ЗАГС бүлеге белән берлектә районның мәдәният идарәсе оештырган. Чарада 11 яшь гаилә катнашты. Аларны Азнакай муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәләмләде. “Районыбызда яшь гаиләләр өчен уңай шартлар тудырыла. Әлеге бәйрәм исә чын гаилә бәхетенең чагылышы булып тора. Балаларны зур тормышка әзерләү – ул безнең уртак бурычыбыз”, – дип, җирле хакимият вәкиле тыныч һәм бәрәкәтле тормыш, гаилә ныклыгы теләде. Үз гомерендә беренче документын – туу турында таныклыгын Азнакай шәһәренең 400 нче гражданы – яңа туган сабый Рамил Гәрәевкә бирелде. Аның әти-әнисе – Ренат һәм Айгөл Гәрәевләргә район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин котлау сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Азнакай автомобиль юллары идарәсе җитәкчелеге исеменнән (биредә сабыйның әтисе эшли) баш инженер Илһам Шакиров яшь гаиләгә җылы теләкләрен җиткерде һәм акчалата бүләк тапшырды. Матур итеп киенгән әти-әниләр сабыйларын искиткеч итеп бизәлгән арбаларга утыртып, фонтан тирәли әйләнделәр. Һәр гаилә бәйгегә иҗади якын килгән, образлар килештереп, уйланып ясалган. Бу хакта жюри рәисе Дамир Гыйләҗев тә әйтеп үтте. Баяновлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Парадка алар милли татар костюмнарын киеп, үз чыгышын бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышладылар. Уллары Сөләйман кечкенә Апуш булган, салам тутырылган арбада утыра иде, мәйдан буйлап аны ат булып киенгән абыйсы йөртте. Тальян гармунда милли көйләр суза-суза, экипажны бабалары озата барды. 11 айлык Ясминә – Хәсәншиннар гаиләсендә көтеп алган бала. Әти-әнисе кызы өчен патшаларныкы кебек экипаж ясаган, кучерлары да - кул эше. Ясминәне кечкенә ханбикә итеп киендерсәләр, әнисе лакей костюмында иде. Аделина Милентьева дөньяга ике ай элек кенә туган, парадка ул чәчәкләр, төрле төстәге төймәләр, шарлар белән бизәлгән "Бәхет" арбасында килгән. "Һәр бала тууы белән гаиләгә бәхет алып килә! Гаиләнең төп байлыгы – сәламәт һәм шат сабыйлар!" – дип куанычы белән уртаклашты әнисе Алина Милентьева. Әминә Зәйдуллина бәйрәмгә нефтекачкага утырып килгән! Аның әти-әнисе Луиза һәм Илнур Зәйдуллиннар бала коляскасыннан хәрәкәттәге нефть суырткыч җайланмасы ясаганнар һәм чыгышларын "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгына багышладылар. 4 яшьлек Залина Фәттахова парадка үзенең яраткан курчагын алып килгән. Ул рәсем ясарга, әвәләргә ярата, математика белән шөгыльләнә. "Без бәйрәмдә катнашырга уйламаган идек, карарга гына дип чыктык, ә кызыбыз үз сүзендә торып, арбага утыртып, курчагын алып килде", – дип елмая аның әнисе Роза Фәттахова. Раниянең арбасы көнбагыш чәчәкләре һәм бер чүмәлә бодай белән бизәлгән. Газизовлар гаиләсе үз экипажын Азнакай районының 85 еллыгына багышлап ясаганнар. Парадка әкияттән Аккар һәм аның ире – падишаһ улы килделәр. Бәхетле гаиләдә аларның кызлары Диләрә туган. Артур Һәм Регина Камалиевлар барысына да таныш әкиятнең шатлыклы дәвамын сәхнәләштерде. 3 айлык Амелия Миңнеханованы әти-әнисе космонавт итеп киендергән һәм космик корабка утырткан, чөнки кызлары 12 апрельдә дөньяга килгән. Чыгышларын алар Юрий Гагаринның галәмгә беренче очуының 55 еллыгына багышладылар. Сәмир Шәйдуллинның бабасы диңгездә хезмәт иткән, шуңа күрә нәни диңгезче парадка "Муссон" исемле корабка утырып килгән. Үз чыгышын Шәйдуллиннар гаиләсе Россиядә июль аеның соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә торган Хәрби-диңгез флоты көненә багышлаган иде. Данис Җиһангиров, атаклы сәяхәтче Федор Конюховның батырлыгын кабатлап, парадка һава шарына утырып килгән. Аның әти-әнисе сәяхәт итәргә ярата һәм төрле илләрдә булып кайтканнар. "Улыбыз – шаян һәм тиктормас бала! Ул да зур үскәч сәяхәтче булыр дип өметләнәбез", – диде аның әнисе Елена Җиһангирова. Кәрим Кадыйров исә парадка узышу машинасына утырып килгән. Жюри рәисе Дамир Гыйләҗев нәни конкурсантларның киләчәктә таныклы машина төзүче, космонавт, сәяхәтче, капитан һәм, гомумән, бәхетле ата-ана булуларына ышаныч белдерде. Әлеге бәйгедә һәр гаилә дә җиңүгә лаеклы, дип, ул катнашучыларны 13 августта Гаилә паркын ачу тантанасына чакырды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырыр, дип ышандырды рәис.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев