Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда “Йөрәкләр ачылганда” кичәсенә озын итәкле кызларга аерым игътибар биреләчәк

19 август көнне сәгать кичке 5тә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында «Йөрәкләр ачылганда» дигән кичә була. Аны“Эксремизмга – юк!” республика акциясе кысаларында район мөхтәсибәте, “Иман” яшь мөслимәләр үзәге, яшьләр идарәсе уздыра, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru. Азнакайлыларга “Борынгыдан бүгенге заманга кадәр” исемле театральләштерелгән тамаша, мөселман киемнәре күргәзмәсе, каллиграфия һәм милли бизәкләр буенча мастер-класслар тәкъдим ителә. Балалар өчен милли уеннар оештырыла. Татарстан мөфтияте игълан иткән “Китапка гомер бүләк ит” республика акциясе кысаларында гарәпчә язылган борынгы китаплар җыю да оештырыла. Озын итәкле күлмәктән килгән кызларны кечкенә бүләкләр көтә, диелә кичәне оештыручылардан алынган хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев