Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда "Гөмбәче көне"н билгеләп үтәчәкләр

15-16 октябрьдә Азнакайда “Парус” спорт-туризм базасында “Гөмбәче көне” уздырылачак, дип хәбәр итә муниципалитетның aznakayevo.tatarstan.ru сайты.

Гөмбәчеләр ярышында конкурсантларның җыелган гөмбәләре һәм теоретик белемнәре тикшереләчәк, күңел ачу программасы, тереклек ияләрен сыйпарга яраган зоопарк, атта йөрү һәм бәйрәм табыны тәкъдим ителә. Ләкин болар бушлай түгел – кеше башыннан 300 сум күләмендә оештыру чыгымнарын каплау таләп ителә.

Катнашырга телүчеләргә Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгенә (Мәрҗани ур., 22 йорт) мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев