Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай төбәкне өйрәнү музее белгечләре Бөгелмә шәһәрендә узган фәнни-гамәли семинарда катнашкан

Анда, тарихи истәлекләргә таянып, яшь буынга патриотик тәрбия бирү темасы күтәрелде, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы. Башта Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее белән таныштырдылар. Аннан соң Татар мәдәният үзәгендә Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, районнарның музей белгечләре катнашында әлеге өлкә буенча фикер һәм тәҗрибә уртаклаштылар. “Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры Ирина Халикова да семинарда чыгыш ясап, яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча музейда уздырылган чаралар белән таныштырды. Бөгелмәдән яңа идеялар белән рухланып кайттык”, - ди шушы музейның фәннни хезмәткәре Гөлфия Мостафина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев