Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай шәһәренең "Хәтирә" ветераннар ансамбле 30 еллыгын билгели

Азнакай шәһәре “Хәтирә” ветераннар ансамбле оешканга 30 ел тулган. Бу уңайдан 2017 елның 20 гыйнварында юбилей концерты узачак, дип хәбәр итә районның "Маяк" газетасы.

“Хәтирә” ансамбле 1986 елның ноябрь аенда “Азнакайнефть” идарәсенең Мәдәният һәм техника йорты каршында оештырылган. Баштагы мәлне 10 кешене берләштереп, 8 ай эчендә аның составы 30 кешегә җитә һәм ул хор статусын ала. Районыбызның республикага билгеле композиторы Сания Әхмәтова һәм Мәдәният йорты баянчысы Сафуан Хәбиров җитәкчелегендә бик ныгытып әзерләнеп, 1987 елның ноябрендә Октябрь Революциясенең 70 еллыгына карата концерт куела. Менә шуннан башлана да инде ветераннар хорының иҗади эшчәнлеге.

Бүгенге көндә хорда 21 кеше. Шушы 30 ел эчендә кемнәр генә килеп китмәде. “Хәтирә”нең иҗаты гөрли, чөнки анда дәртле, тырыш, талантлы, җырга-моңга гашыйк шәхесләр җыелган. Репертуарыбыз бай, аны сезоннан - сезонга яңартып торабыз. Иҗат юлыбызны, катнашкан чараларны санап бетереп тә булмас. Хәер, тамашачыларыбыз аларны болай да яхшы белә, чөнки без һәрчак халык каршында – сәхнәдә, дип сөйләгән басмага “Хәтирә” хор коллективының старостасы Айзәрә Хәбибуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев