Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районының яшь талантлары Сочида җиңү яулап кайткан

Татарстанның Азнакай балалар сәнгать мәктәбе "Бәхет" һәм "Юлдаш" вокаль ансамбльләре, һәм яшь баянчы Камил Мөбарәкшин “Город счастья” Бөтенроссия һәм “Черноморский олимп” халыкара фестиваль-конкурсларда катнашып, зур уңышка ирешеп кайттылар, дип хәбәр итә Азнакайның "Маяк" район газетасы.

Татарстан, Әстерхан, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Алтай һәм Краснодар крае, Ханты-Манси автоном округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән җыелган яшь музыкантлар арасыннан беренче конкурста Камил Мөбарәкшин һәм "Бәхет" вокаль ансамбле – I дәрәҗә, "Юлдаш" вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреат булдылар.

Халыкара конкурста “Бәхет” ансамбле һәм Камил Мөбарәкшин Гран-при яулады. Ә солистлар Азамат Миргалиев, Әминә Рәхимова Сочидан – I дәрәҗә, Алсу Кәлимуллина, Азамат Рәхимов – II дәрәҗә, Элина Нәбиуллина III дәрәҗә лауреат булып кайттылар. "Юлдаш" вокаль ансамбле кече составта чыгыш ясап, шулай ук III дәрәҗә лауреат исемен алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев