Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында озак еллар бергә матур гомер кичергән парларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелгән

Мәдәни үзәктә узган шундый чараларның чираттагысында Фәндәрия һәм Рәис Нигъмәтулиннар, Валентина һәм Валентин Поповченко, Тәҗибә һәм Мирмәгъсүм Гәрәйшиннар кебек үрнәк гаилә парларына район һәм үзләре эшләп чыккан коллективлар җитәкчеләреннән, балаларыннан бик күп изге теләкләр әйтелде, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев бүләкләр тапшырганда: “Сез тырыш хезмәтегез белән районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткәнсез, ипле балалар тәрбияләп үстергәнсез, - диде. - Тормышның бик күп авырлыкларын күрсәгез дә, аларга бирешмәгәнсез. Бүген дә һәркемгә үрнәк булып яшисез. Алга таба да балаларыгыз һәм оныкларыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын”, - дип теләде. Һәр парның үз язмышы. Нигъмәтулиннар Татшуганда туып үскәннәр, шунда кавышканнар. Нефть тармагы аларны Азнакайга тарткан. Рәис абый технологик транспорт идарәсендә токарь, Фәндәрия апа тегүче булып эшләгән. Пар канат астында ике бала үстергәннәр. Валентина Поповченко - күрше Башкортстан якларыннан. Умартачылыкка укыгач, аны Чемодурово авылына эшкә җибәрәләр. Биш ел Германиядә хезмәт итеп кайткан Алферовка егете Валентин белән клубта таныша. Ике елга якын очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. “Авыл тормышын белми идем. Сыер саварга да, башкасына да өйрәтте ирем. Каенана-каената белән яшәдек. Кайнанам урын өстендә иде. Хәтерем калган чакларым булса да, бер авыр сүз дә әйтмәдем. Хатын-кыздан зур сабырлык, юл куя белү сорала”, – ди Валентина Дмитриевна. Сигез ел авылда яшәгәннән соң ,алар да калага юл тоталар. Икесе дә нефть тармагында эшли. Хәзер уллары себердә нефтьче, аның улы исә геолог икән. Әнә шулай нефтьчеләр династиясе лаеклы дәвам итә. Кызлары исә укытучы һөнәрен сайлаган. Гәрәйшиннар язмышы да аларныкыннан әллә ни аерылмый. Тәҗибә апа 30 елдан артык эшчеләр тэминаты бүлегендә, Мирмәгъсүм абый 40 ел бораулау эшләре идарәсендә борулаучы буып эшли. Шулай ук ике бала үстергәннәр. “Тормышта табак-савыт шалтырамый тормый, сабырлык кирәк. Сүз әйткән саен өйдән чыгып китәргә, үпкә тотарга ярамый”, – ди Тәҗибә апа. Аларның балалары да әти-әни киңәшләрен тотып яши. Бу көнне ЗАГС бүлегендә ямь өстенә ямь булып, тантаналы шартларда Ләйлә белән Раил Миргасимовларга өченче балалары туу турында таныклык тапшырылды. Азнакайда туган яңа кешегә һәм аның әти-әнисенә атап язылган мөрәҗәгатьләр, истәлек бүләкләре әлеге тантана турында искәртеп торачак, диелә район газетасы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев