Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында күренекле шагыйрә Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узган

Азнакай районы Әсәй авылында Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узды. Күренекле шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны авылдашлары бик дулкынланып көтеп алдылар, дип яза район матбугаты. Әлеге очрашуны Әсәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык ансамбле моңлы җырлары белән башлап җибәрде. Кичәдә шулай ук шагыйрь Илдус Гыйләҗев тә катнашты. Алар Флера Гыйззәтуллина белән үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, әсәрләренең язылу тарихын сөйләделәр. Кичәне Ландыш Шәрәфиева, Сафуан Хәбиров, Алсу Мөхәммәтҗанованың җырлары бизәде. Аннан соң әдипләр Әсәй китапханәсендә балалар белән аралаштылар, аларның шигырьләрен тыңлап, киңәшләрен бирделәр, диелән район газетасы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев