Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, шагыйрь Илдус Мәрданшинны искә алу кичәсе узды

Азнакай районы үзәк китапханәсендә якташлары - Сарман районы «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсенең элекке җитәкчесе, шагыйрь Илдус Мәрданшинны искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә шушы төбәкнең “Маяк” газетасы. Кичә Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинның изге Коръән аяте укуы һәм Илдус ага рухына дога кылуыннан башланды. Аннары китапханәчеләр Фәүзия Исламова һәм Әлфия Фәйзуллина шагыйрьнең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды. Җәлил бистәсеннән, Азнакайдан килгән бер төркем каләмдәш дуслары, туганнары остазлары турында якты истәлекләре белән уртаклашты. Һәрберсе Илдус Мәрданшинның иҗат ялкыны белән дөрләп януын, яшь каләм ияләренә юл күрсәтүен, киң күңелле, ярдәмчел, ачык йөзле, бик тә тырыш, эш сөючән кеше булуы турында сөйләде. Илдус аганың каләме генә түгел, кулы да алтын булган. Туган районы Митрофановка авылында 70 яшендә үз көче белән йорт, мунча салган балта остасы ул. Исән булса, аңа быел гыйнвар башында 80 яшь тулган булыр иде. “Илдус Мәрданшинның эше дәвам итә. «Җәлил чаткылары» бүген дә яши, сафларыбыз яшь көчләр белән тулыланып, әдәби очрашулар булып тора. Аны онытмыйча, шулай зурлап искә алуыгыз өчен рәхмәт”, – диде берләшмәнең бүгенге җитәкчесе Рәис Кәлимуллин. “СССР Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәре” исеменә, намуслы хезмәте өчен күп санлы башка бүләкләргә лаек булган, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Илдус Мәрданшин - әдәби берләшмә әгъзаларының иҗаты тупланган җыентыклар, үзенең шигырьләреннән, мәкаләләреннән торган 12 китап авторы да. Аның шигырьләренә җырлар иҗат ителгән, кичә дә әнә шул моңнар белән үрелеп барды. Гомере иртәрәк өзелмәгән булса, Илдус ага бу кичәнең түрендә иң кадерле кунак булып утырыр иде. Ул бит туган үскән Азнакаена һәрчак сагынып кайта, бер генә әдәби очрашудан да калмый иде, диелә “Маяк” газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев