Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында Илдус Гыйләҗевнең "Ихлас тойгылар" китабы тәкъдим ителгән

Азнакай районында шундый күркәм гадәт бар – якташ әдипләребезнең нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга тәкъдим итү. Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” дигән җыентыгын да район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре көтеп кенә торган диярсең, авторның үзе һәм зал тутырык шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru.

Әдәби-музыкаль кичә Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре, халкыбызның моңлы җырлары, изге теләкле чыгышлар белән үрелеп барды.

“Сез биредә туып үскән, ничә хуҗалыкны җитәкләп, район үсешенә лаеклы өлеш керткән, туган як туфрагыннан илһам алып яши торган иҗат кешесе. Китабыгыздагы һәр шигырь күңелгә ятышлы, якты хисләр, ихлас тойгылар уята”, – дип район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият исеменнән шагыйрьгә рәхмәтен җиткерде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.

Гадилектә – бөеклек, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Күңел төпкелендәге хисләрне шулкадәр җыйнак һәм үтемле итеп әйтә белү зур осталык һәм сәләт сорый. Илдус Гыйләҗевнең һәр шигырендә тирән фәлсәфә ята. Авыл язмышы, тел язмышы, милләт язмышы өчен борчылуларын да ул гап-гади сүзләр белән йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп җиткерә. Аның мәхәббәт шигырьләре дә үзгә, башкаларныкына һич ошамаган. Әнә шундый кабатланмавы, ихласлыгы белән алдыра да, таң калдыра да шагыйрь.

Башка язмам инде, дисә дә, кичәгә ул өр-яңа шигырьләрен алып килгән иде. Аларны тыңлаганда, иҗат күәсе әле бай, халкына әйтәсе сүзләре җитәрлек, димәк, якын елларда тагын бер китап көтә дигән фикер туды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев