Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында һәр елны авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлеш буенча конкурс үткәрелә

Быел да авылларыбыз яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр, урамнарга бәйрәм төсе кертеп, әйләнә-тирәне матурладылар, дип яза районның “Маяк” газетасы. Районның атналык киңәшмәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Авыл җирлекләре арасында иң матур бизәлеш Үчәлледә дип табылды. Шулай ук Әгерҗе, Мәсгут (икенче урын) һәм Чемодур, Балтач (өченче урын) авыл җирлекләре дә - җиңүчеләр сафында. Урамнарны бәйрәмчә бизәүне оештыруга зур өлеш керткән өчен киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиевага да Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә Азнакайдан алынган хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев