Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында "Чатыр тауда җыен" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрелә

Бүген Азнакай районында “Чатыр тауда җыен" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрелә. “Чатыр тауда җыен” фестивалендә чит ил кунаклары, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, республика җитәкчелеге, Азнакайның танылган шәхесләре дә катнаша. Алар арасында  Азнакай районы Балтач авылында туып-үскән әдип - Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев тә бар. “Татар-информ” хәбәрчесе Марсель Галиевтән Чатыр тау турындагы хатирәләрен сорашты. “Гомер буе, капкадан чыгуга, Чатыр тау гел минем каршыда торды. Еракта. Башы киселгән Зәңгәр пирамида кебек булып. Урамга чыгуга, иң беренче Чатыр тауга күз сала идем – урынындамы, дип, - диде әдип. - Әле Чатыр тауга менеп тә карамаган килеш, 1977-78 елларда мин “Ул чакта” дигән повесть яздым. Марсель Галиев повестьтан Чатыр тау турындагы юлларны искә төшерде: “Сәйәр гүя галәмәт зур җәнлек сыртыннан бара. Гасырлар буе йокымсырап яткан бу тау уяныр да торып кагыныр шикелле... Якыннан текә тау бөтенләй башкача икән бит. Түбәсендә, әз генә исеп куйган җилдән дә очып китәр шикелле, кылганнар тирбәлә”. “Беренче тапкыр “Зәңгәр пирамида”га кайчан мендегез?” дигән сорауга әдип: “Бары 30 яшьләрдә генә. Дуслар белән. Әмма бер тапкыр менмәгән килеш тә дөп-дөрес тасвирлаганмын икән аны”, - дип җавап бирде. “Яшьлек хисләре белән хәзерге, олпат яшьтәге тойгылар аераламы?” дигән сорауга Марсель Галиев: “Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп, син тарих хәтерен уятасың. Олыгайгач, Чатыр тау түбәсендә, бу биеклектән син үзеңнең Раббыга якынайганыңны тоясың. Ниндидер энергия алып китәсең, башкача корылып. Уй-хыялларга канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк. Җирсегән чакта Чатыр тауның җилен дә сагынасың. Күңелдәге юшкыннарны таратыр өчен Чатыр тау җиле кирәк", - дип, хисләре белән уртаклашты һәм Чатыр тауга багышлап язган яңа шигырьләренең берсеннән дүртьюллык та китерде: Саумы, диеп каршылый ул, Кочаклап ала җиле. Тау гынамы - Туган җирнең Кыйбласы, Шәмаиле!
  • Чатыр тау – Азнакай районының "визит карточкасы". Татарстанның иң биек ноктасы буелган бу тауда Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале Азнакай муниципаль районы тарафыннан үткәрелеп килә. Быел ул 8 нче тапкыр уздырыла. “Чатыр тау җыены” – Азнакай һәм күрше-тирә район халкының яраткан бәйрәме. Узган ел фестивальдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татар-информ
Фото: Марсель Галиев/ архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев