Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда "Бию планетасы" дип исемләнгән фестиваль узган

Легендар хореограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Манюров истәлегенә багышлап уздырылган “Бию планетасы” фестивале быел 200 биючене һәм 500 тамашачыны берләштерде, дип яза район газетасы. Сәхнәдә районың 22 бию коллективы үз осталыкларын күрсәтте. Араларында инде зур тәҗрибә туплаганнары да, дебютантлары да бар иде. Биюләр бер-берсен кабатламады, һәрберсе үзенчәлекле, шулай ук костюмнар да күз явын алырлык булды. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Киләсе елдан фестивальне төбәк дәрәҗәсенә күтәрергә уйлылыйлар.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев