Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында балаларда актив тормыш позициясе тәрбияләү алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Азнакай 7 нче урта мәктәбендә узган район семинарында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре балаларда актив тормыш позициясе тәрбияләү алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Бу хакта "Маяк" газетасы яза.

Быел Азнакай мәгариф идарәсе тәрбия өлкәсе буенча республикада беренче урынны яулады. Һәр мәгариф учреждениесенең бу юнәлештә үрнәк итеп куярлык эшләре җитәрлек.

7 нче мәктәп тә кунакларны Бөтенроссия, республика күләмендә шактый җиңүләр яулаган «Мизгел» театр студиясе, Балалар иҗат үзәгенең «Җырла, гитара!» студиясендә шөгыльләнүчеләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, яшь янгычылар отряды чыгышлары, «Игелеклелек юлы буйлап» авторлык программасы, авимодельләштерү, кул эшләре түгәрәкләре күргәзмәләре белән каршылады.

Районың Әтиләр берлеге дә быел республика күләмендә икенче урынга лаек булды. 7 нче мәктәптә ул берлек актив эшли. Бу көнне әтиләр балалар белән спорт ярышларында очрашкан иделәр.

Тәрбия эшендә иҗтимагый оешмаларның роле бәхәссез. «Татарстан варислары берлеге»нә быел «Яшь армиячеләр» берләшмәсе, «Укучыларның Россия хәрәкәте» өстәлде. Әлеге программалар нигезендә укучылалар төрле конкурсларда, акцияләрдә, фестивальләрдә катнашалар.

Семинарда «Сыйныф бердәмлеге» программасы кысаларында класс сәгатьләрендә «Без бергә – бер ил» мульт-экспедиция, «Азнакаем – илһам чишмәсе», «Гаилә бәйрәме», «Табигать дуслары» чаралары, укытучыларга багышланган дәрес-концерт күрсәтелде.

Пленар өлештә Балалар иҗат үзәге белгечләре укучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү алымнарын яктырттылар.

– Без ирешелгәннәр белән чикләнеп калмаска, һәр баланы мәдәни, спорт, техник иҗат түгәрәкләренә, файдалы акцияләргә, игелекле эшләргә тартырга тиешбез. Ә мондый семинарлар – тәҗрибә уртаклашу, яңадан-яңа идеялар өчен бер дигән җирлек ул, – ди мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәфисә Шәфыйкова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев