Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районы урманчылыгының 85 еллыгына тарихи музей ачылды

Татарстанның Азнакай районы урман хуҗалыгының 85 еллыгы уңаеннан, "Азнакай урманчылыгы" оешмасы бинасында тарихи музей ачылу тантанасы булды. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге тантаналы вакыйгада хакимият вәкилләре, урман хуҗалыгы ветераннары, аларның балалары һәм урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр катнашты. Җыелышта җитәкче-урманчы Илназ Кашапов, район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Ханнанов, Татарстанның атказанган урманчысы Әлфир Галимов, Чатыртау кишәрлеге урманчысы Айрат Хәйдәров, ветераннар чыгыш ясады. Музейны ачу тәкъдимен җитәкче-урманчы Илназ Кашапов ясаган булган. Анда мәгълүматлар һәм материаллар җыю, тулаем алганда, кабинетны әзерләү эшләре белән Чатыртау кишәрлеге урманчысы Айрат Хәйдәров шөгыльләнгән. Музей экспозициясендә күп кенә фотоматериаллар, китаплар, документлар архивы бар, шулай ук биредә Татарстанның атказанган урманчылары үз эшләрендә файдаланган кораллар саклана. Азнакай урманчылыгы белгечләре әлеге музей белән урман хуҗалыгы тарихына һәм Азнакай районының мәдәни хәтерен саклауга өлеш кертергә теләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев