Азнакай районы укытучылары "Гаилә" дәресен укыту турында уйлана

Дүшәмбе көнне шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә үткәрелгән республикакүләм түгәрәк өстәл артында педагоглар районыбызда бу юнәлештә башкарылган эшләр һәм “Гаилә” дәресен (“Семьеведение”) укыту буенча тәҗрибә уртаклаштылар, дип яза “Маяк” газетасы.

Анда Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, “Семьеведение” проекты буенча укыту-методик әсбапның фәнни редакторы һәм төзүчесе Лидия Карцева, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары педагог-психологлары, гаилә нигезләре фәнен укытучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре катнаштылар.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова районыбызда гаиләләрне саклауга хакимият, предприятие-оешмалар тарафыннан да зур игътибар бирелүен билгеләп узды. Шунысын гына әйтеп үтү дә җитәдер, Азнакайда аерылышырга теләк белдергән һәр пар белән сөйләшүләр алып барыла. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе шәхсән яшь гаиләләрне кабул итеп, аларны бергә калырга үгетли. Быел гына да шундый сөйләшүләр нәтиҗәсендә дүрт пар саклап калынган.

Гаилә кыйммәтләрен кече яшьтән аңга сеңдерү киләчәктә ялгыш һәм ашыгыч адымнардан саклап калырга ярдәм итәчәк дигән фикердә белгечләр.

– “Семьеведение” – яңа фән, ул әле районыбыз мәктәпләрендә 2014 елдан гына керә башлады. Шул елны сентябрьдә гимназия базасында аны укытуга багышланган конференция узган иде. 28 укытучы мәдәният институтында курсларда укып кайтты һәм уңышлы гына эшләп киләләр. Бу дәресләрдә укучылар булачак гаиләләрен күзаллыйлар, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, аларның хокуклары турында өйрәнәләр, – диде түгәрәк өстәлне алып баручы мәгариф идарәсе методист-психологы Миләүшә Зарифуллина.

Шулай ук быел сентябрьдә 11 тәрбияче дә Казанда белем алып кайткан. Безнең педагогларга программаны татар телендә эшләүне тәкъдим иткәннәр. Кәкре Елга балалар бакчасында моны тормышка ашырып, мөдирләре Рәисә Мөхәммәтҗанова авыл шартларында гаилә дәресләрен кертүләре турында матур итеп сөйләп тә бирде. – Авылда кеше бер-берсен яхшы белә, шуңа күрә бу фәнне укытучылар иң беренче чиратта үзләре бар яктан үрнәк булырга тиешләр, – диде ул.

Бу фикер Урманайдан Айгөл Латыйпова, Сарлыдан Фәйрүзә Сабирова, Алу Гатиятова чыгышларында да ачык чагылды.

Мәгариф учреждениеләре – балалар бакчасымы ул, мәктәпләрме, элек тә төрле мәдәни, спорт чараларына, конкурсларга тартып, балалар һәм ата-аналар арасындагы элемтәне ныгыту буенча зур эш башкаралар иде. Гаилә дәресләре исә тагын да киңрәк эшчәнлек алып барырга мөмкинлек тудырган. Мәсәлән, Актүбә 2 нче урта мәктәбе педагог-психологы Екатерина Калбанова ЗАГС бүлеге белән уртак чараларның әһәмиятенә тукталды.

– ЗАГС бүлегенә экскурсияләр ясаганда, укучылар журналлардан үзләренең тугач теркәлгән, әти-әниләренең язылышкан көннәрен кызыксынып карыйлар. Аларда никахка җаваплы караш тәрбияләнә, – диде ул.

Түгәрәк өстәлнең кунаклары – “Пар канатлар” клубы җитәкчесе Лена Гыймаева, Буралы авылы яучылары Фәридә Шәйхуллина һәм Гамбәрия Вәлиева, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева чыгышларында иҗтимагый оешмаларның бу мәсьәләдә мәгарифкә ныклы ярдәмчеләр булуы, бер йодрыкка тупланып эшләүләре ярылып ятты.

– “Ак калфак” башлангычында балалар бакчаларына кертелгән “Бишек җыры” проекты да гореф-гадәтләребезне, әби-бабай, әти-әни тәрбиясенең уңай йогынтысын кечкенәдән балаларга сеңдерә, – дип билгеләп үтте үз чыгышында 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нәфисә Фәтхуллина да.

Тымытыктан биш бала анасы Люция Шәйгарданованың “Бирнә сандыгы” бу чараның үзгә бер бизәге булды. Аның тукымага тукып ясалган нәсел шаҗәрәсе, оныгына дип баудан үреп ясалган бишеге, бер ягы – кыз, икенче ягына әйләндерсәң әбигә әверелә торган чүпрәк курчагы һәркемдә соклану уятты. Улларының спортта яулаган медальләрен дә (аларның саны биш дистәдән артык!) тукымага беркетеп, сандыгына салып куйган ул. Нинди генә дәресләр, фәннәр кертелмәсен, тәрбиянең иң беренче чиратта гаиләдән, әти-әнидән башлануына бер дәлил дә булды бу.

Гаиләдә ир – баш, хатын – муен диләр. Кызганычка каршы, яшьләр арасында аерылышучылар, законлы язылышмыйча гына яшәүчеләр һәм моның белән бергә әтисез балалар саны арта бара. Әни кебек әти тәрбиясе дә бик мөһим бит. Шуңа күрә районда Әтиләр берлеге төзелгән. Гимназиядә ул уңышлы гына эшләп тә килә.

– Безнең әтиләр балалар белән бергәләп спорт ярышлары оештыралар, микрорайон буенча рейдларга, имин булмаган гаиләләргә чыгалар. Башта бу эшкә азрак кеше тартылган иде, хәзер баскетбол буенча өч команда оешты. Әниләрнең дә кушыласы килә. Ярышларны үзебезнең мәктәп эчендә генә түгел, район күләмендә үткәрергә хыялланып йөриләр, – ди гимназия директоры Альберт Рахманов.

Лидия Карцева районыбызда хакимиятнең, социаль һәм иҗтимагый оешмаларның, педагогларның гаиләләрнең ныклыгын саклау өлкәсендә куйган хезмәтләренә югары бәя бирде һәм республика гына түгел, ил күләмендә үрнәк итеп куярлык мисаллар барлыгын әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: