Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай Мәдәният йортында аш-су һәм кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылган

Күренкеле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗәновның тууына 100 ел һәм Азнакай шәһәренә 30 ел тулуга багышлап, Азнакай Мәдәният йортында аш-су һәм кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе уздырылды, дип яза районның “Маяк” газетасы. Ишектән керүгә үк борынны тәмле исләр кытыклый башлый. Ә өстәлләрдәге сый-нигъмәттән күзләр камаша. Монда чәкчәге дә, урамасы да, тәбикмәге дә, җиләк-җимеш пироглары да, тутырган казы, пылавы, әллә нинди бизәкләр һәм сүрәтләр рәвешендә ясалган тортлар, төрледән-төрле салатлар дисеңме – санап кына бетермәле түгел, чөнки татар халык ашлары белән бергә рус, үзбәк, әрмән халкы ризыкларын да күрергә була иде. Чәчәкле самоварлардан агызып, чәй белән әлеге нигъмәтләрдән авыз итеп тә карады халык, ошаганын сатып та алды. – Әрмән кухнясын өйрәнеп бетердем бугай инде. Барысын да яратып ашыйбыз. Әмма өйдәгеләр күбрәк токмачлы аш белән бәлешкә үлеп китәләр, – ди Эльвира Восканян. Күргәзмәдә кул эшләре аерым бер урын алып торады. Ильмира Садриеваның чигешле картиналары яныннан игътибарсыз үтеп китү мөмкин түгел. Балачактан церебраль праралич белән авыруына карамастан, ул әнисе Гүзәлия ярдәмендә үзенә шөгыльләр табып, тирә-юнен ямьләп яши. Авылларның “Ак калфак” кызлары да чигешләрен алып килгәннәр. Милли гореф-гадәтләребезне яңартуда алар зур өлеш кертәләр һәм бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Галина Геркның Азнакай курчаклары һәм чигешле эшләнмәләре шулай ук ямь өстенә ямь биреп торды. Ярминкә-күргәзмәдә шәһәребезнең сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклануы оешмалары белән рәттән мәгариф учреждениеләре, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, авыл җирлекләре һәм шәхси затлар да катнашты. Жюри аларның һәрберсенең тырышлыгын аерым бәяләп, урыннар билгеләде, соңыннан бүләкләр тапшырылды. – Шулкадәр иҗади якын килгәнсез, бар күңел җылыгызны биргәнсез, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин уңган хуҗабикәләргә рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев