Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай Мәдәни үзәгендә "Без бергә" дип аталган кичә узды

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районыбызда чаралар үткәрелә башлады. Мәдәни үзәктә узган “Без бергә” дигән тематик кичәдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзләре дә сәхнә тотты. Фойеда аларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, анда 20 дән артык кешенең эше тәкъдим ителде, дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр биредә “Ихлас” фольклор ансамбеленә йөри. Аларның чыгышын тамашачылар җылы кабул итте. Шулай ук кечкенә Юлиана да шигырьләр укып, концерт номерларын игълан итеп, чараны бик матур итеп алып барышты.

Мондый кичәләр физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә иҗади сәсләтләрен ачарга, бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек тудыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев