Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай кызы Мәскәүдә медаль яулап кайтты

Азнакай шәһәренең 5 нче мәктәбендә икенче класста укучы Риана Гыйләҗева Мәскәүдә узган нәфис гимнастика буенча турнирда бронза медаль яулады. Бу хакта "Маяк" газетасы яза.

Риана Гыйләҗева (фотода сулдан) былтыр ноябрь аенда ул «Татарстан Супермоделе» титулына лаек булган иде. 2015 елның декабрендә «MINI MISS WORLD» конкурсында ул "Дөньяның нәни гүзәле" исемен алды. Хәзер модель өлкәсеннән спортка күчкән.

"Риана – мәктәбебезнең горурлыгы. Шундый сәләтләре өстенә уку алдынгысы да, гел бишлегә генә укый. Бик тәртипле, инсафлы кыз", – ди Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Гатиева.

Гимнастикадан тыш ул Азнакай сәнгать мәктәбенең “Балачак” хореографик ансамбленә дә йөри.

"Баланың сәләтен үстерүгә әти-әнисе Инесса һәм Нәфис Гыйләҗевлар да зур көч куя. Риана атнага ике тапкыр Әлмәт шәһәренә гимнастикага йөри. Әле быел җәй генә шөгыльләнә башлавын исәпкә алсаң, 23 конкурсант арасында өченче урын алуына афәрин дияргә генә кала", - дип яза журналист Резеда Шәрипова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев