Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Азнакай гүзәлләре" Төркиянең халыкара иҗат бәйгесендә җиңү яулаган

«Азнакай гүзәлләре» триосы: Алсу Мөхәммәтҗанова, Рузилә Сәгъдиева, Айгөл Зарипова «Шоумир Кояш Йорты Төркия» халыкара иҗат онлайн-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларга бу җиңүне якташыбыз, үзешчән автор-композитор Резеда Гыйләҗеваның “Сокланыйк” җыры алып килгән, дип яза район газетасы. Кызлар Төркиягә гала-концертка чакыру алганнар. "Сабантуйлар чоры, эшебез шулкадәр тыгыз, барып булмый инде," – диләр. Быел “Азнакай гүзәлләре”нә уңыш елмаеп тора: Чаллы шәһәрендә Ватан сакчылары бәйрәме уңаеннан уздырылган “Славься, Отечество!” бәйгесендә дә беренче урынны яулаган иделәр, диелә район хәбәрендә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев