Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай гимназиясендә Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Әдәбият көне узды

Бу хакта "Маяк" газетасы хәбәр итә.

Әдәбият көне радиотапшырудан: “Исәнме, матур тау! Туган як тәхете – Чатыр-тау!” – дип, әдипнең сүзләре белән башланып китте. Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев шигырьләрен гимназия укучылары сәнгатьле итеп укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Китапханәдә шигырь сөючеләр клубы эшләде, балалар Марсель Галиевнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, төрле матбугат битләрендә басылган язмаларына, әсәрләренә күз салдылар. Аның тормыш юлы, истәлекләргә бай балачагы, Азнакай гимназиясендә алдагы елларда очрашу барышында бүләк иткән култамгалы китаплары турында китапханәче Сөмбел Мостафина мәгълүмат житкерде.

Гимназия музеенда укучылар “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле күргәзмә белән таныштылар.

Бу истәлекле көн “ Чатыртау иле син, туган як...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша белән төгәлләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев