Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Владимир Спиваков фонды премиясенә ия булды

Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә "Балалар – балаларга" Владимир Спиваков фондының "Академия" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы педагоглары: рәссамнар, атказанган артистлар, музыкантлар, мәдәният-сәнгать буенча галимнәр катнашында семинар һәм мастер-класслар узды, дип хәбәр итә Азнакайның "Маяк" газетасы.

Семинар барышында Азнакай сәнгать мәктәбе педагогы Лилия Тимерованың скрипка классында укучысы Рания Солтанова һәм педагог Флюра Әбсәләмованың баян классында укучысы Газинур Равилов Владимир Спиваков фонды премиясенә ия булулары билгеле булды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев