Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сочида узган халыкара фестиваль-конкурста җиңү яулап кайтты

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» һәм «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, һәм яшь баянчы Камил Мөбарәкшин “Город счастья” Бөтенроссия һәм “Черноморский олимп” халыкара фестиваль-конкурста катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Бу хакта aznakaevo-rt.ru яза.

Әстерхан, Ленинград, Мәскәү өлкәләре; Алтай һәм Краснодар крае; Калмык Республикасы, Ханты-Мансийск округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән килгән яшь музыкантлар арасыннан беренче конкурста Камил Мөбарәкшин һәм «Бәхет» вокаль ансамбле I дәрәҗә, «Юлдаш» вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреат булдылар.

Халыкара конкурста “Бәхет” ансамбле һәм Камил Мөбарәкшин жюрины таң калдырып, гран-при яулады.

Ә солистлар Азамат Миргалиев, Әминә Рәхимова Сочидан – I дәрәҗә, Алсу Кәлимуллина, Азамат Рәхимов – II дәрәҗә, Элина Нәбиуллина III дәрәҗә лауреат булып кайттылар. «Юлдаш» вокаль ансамбле кече составта чыгыш ясап, шулай ук III дәрәҗә лауреат исемен алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев