Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай Балалар иҗат үзәгендә Кино елы уңаеннан бәйрәм кичәсе узган

Анда тамашачы экраннарда популяр булган фильмнардан өзекләр карады, аларда башкарылган җырларны тыңлады, кино төшергәндә килеп чыккан кызыклы вакыйгалар белән танышты, кыскасы, кино телендә сөйләште, дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге берләшмәләре “Весёлые ребята”, “Язның унҗиде мизгеле”, “Капитан Грант балалары”, “Күләгәләр көн уртасында югала”, “ Сугышка бары тик картлар гына бара”, ”Долгая дорога в дюнах”, “Офицерлар”, “Московская сага”, “Ак чәчәкләр”, “О бедном гусаре замолвите слово”, ”Жестокий романс”, “Оттепель”, “И все это о нем”, “Вам и не снилось”, “Москва слезам не верит”, “Ах , водевиль, водевиль” нәфис фильмнарыннан, “Едут, едут по Берлину наши казаки” документаль фильмыннан җырлар, биюләр, инструменталь пьесалар башкардылар.

7 нче мәктәптән Резеда Гыйләҗева, гимназиядән Марат Зарипов, Чуар-Абдул мәктәбеннән Регина Закирова, 8 нче мәктәптән Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге “Наз” фольклор ансамбле чыгышлары да халык күңелен яулады.

Сергей Кротов белән Рузилә Габдрахманова концертны күрсәтелгән фильмнар, андагы төп рольләрне башкаручы актерлар турындагы кызыклы фактлар белән бәйләп алып бардылар.

Балалар иҗат үзәгенең “Мәгәриф” музее җитәкчесе Наилә Шаяхметова кино-концертның сценариен зур осталык белән язган һәм сәхнәләштергән. Экраннарда күрсәтелгән фильмнардан өзекләрне артистларның биографиясеннән истәлекле мизгелләрне Регина Зәйниева әзерләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев