Аз керемле гаиләләргә азык-төлек алу өчен махсус карточка бирергә җыеналар - "Ватаным Татарстан"

Әлеге талонга фәкать үзебездә җитештерелгән кайбер ризык­ларны гына алып булачак. Яңалыкны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җиткерде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Карточка дигәч, күз алдына 1980 еллар азагында гамәлдә булган талон системасы килә. Ул чорда азык-төлеккә кытлык булып, кайберләрен җан башына талон белән генә бирә башладылар. Нәтиҗәдә кибетләрдә озын чиратлар хасил булды. Әлеге хәл 1992 елларга кадәр дәвам итте. Илдә ирекле сәүдә әйләнеше кертелгәннән соң гына, халык иркен сулап, теләгәнен сатып ала башлады. Акчасы булганнар, әл­бәттә. Бәяләрнең котырып үсүе ил халкын берничә катлауга бүл­де. Россия сәнәгать һәм сәүдә ми­нистры Денис Мантуров сүз­ләреннән аңлашылганча, әлеге карточкалар нәкъ менә аз керемле кешеләр өчен кертелә. Мондый ярдәмне илдәге 15 млн ке­шегә күрсәтмәкчеләр. Бер ке­шегә 1400 сум акча тотмакчылар. Талонны түләү системасы булган һәр кибеттә азык-төлеккә алмаштырып булачак. Ә менә акчага әйләндерү мөмкин түгел. Тагын бер шарты бар: бер ай дәвамында кулланып бетмәгән баллар икенчесенә күчмәячәк. Белгечләр ачыклык керткән­чә, мондый төр ярдәм чит ил­ләрдә күптәннән гамәлдә. Аларда табигый хәл дип санала. Сер түгел, аз керемле гаиләләрнең күбесе сыйфатлы азык-төлек сатып ала алмый. Акчасы җиткәнчә туклана. Аларны үзебездә җи­теш­терелгән ризык белән сөен­дермәкчеләр. Итле шулпа ашатмакчылар. – Бу халыкка дөрес туклану мөмкинлеге бирер өчен эшләнә, – ди министр Денис Мантуров. – Моннан тыш, үз җитештерү­челә­ребез өчен дә юллар ачылачак. Карточкага ит, балык, сөт һәм алардан эшләнгән ризыклар, ипи, он, ярма, җиләк-җимеш, яшелчә, кипкән җиләк-җимеш, шикәр комы, тоз, эчәр су, токмач, бәрәңге, йомырка, үсемлек мае алып булачак. Шулай ук исем­леккә орлык, үсентеләр, терлек азыгы да кертелгән. Ә спиртлы эчемлекләр, тәмәке кебек әйбер­ләр алып булмаячак икән. – Дәүләт карточкалар кертер­гә уйлый икән, димәк, илдә аз керемле гаиләләр саны арта, – дип аңлатма бирде бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев. – Чыннан да соңгы елларда халыкның тор­мыш-көнкүреше үзгәрде. Дәүләт адреслы ярдәмнәр оештырырга тырыша. Карточкалар кертелә икән, аз керемлеләргә моңа кадәр күзе төшеп йөргән аерым төр товарларны алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк дигән сүз. Ләкин исемлеккә кергән ризык­ларның бәясе артмасмы, менә бу хакта да уйларга кирәк. Хөкү­мәткә бәяләрне күзәтеп торырга туры килмәгәе. Чөнки үзегез бе­ләсез, мондый вакытта бәя белән уйнаучылар барлыкка килергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: башка төбәкләр белән чагыштырганда республика халкы­ның тормыш-көнкүреше начар дип булмый. Әмма аз керемлеләр дә, кызганыч, юк түгел шул. Бу төр ярдәмне кемнәр, ничек алачак – әлегә системасы билгеле түгел. Төбәкләрдә яшәү минимумы да төрлечә. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэ­мин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълү­мат­лардан күренгәнчә, җан башына туры килгән яшәү минимумы һәр категория өчен төр­лечә. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2016 елның дүртенче кварталында яшәү минимумы уртача алганда 8108 сум тәгаен­ләнгән. Эшләүче кешеләр өчен бу сумма – 8657, пенсионерларга – 6644, балаларга – 8027 сум. Россия Сәүдә министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2018 елдан аз керемле гаилә­ләрне бушлай ашату программасы да барлыкка килергә мөмкин әле. Аны аерым оешма ашханә­ләрендә оештырмакчылар. Мондый ашханәләр Казанда инде күптәннән эшли. Аны “Бә­хетле” сәүдә челтәре оештырып җибәргән иде. Биредә ашау өчен социаль яклау бүлегендә үзең­нең аз керемле булуыңны раслап документлар тапшырырга кирәк. – Без социаль ашханәдә ашар­га тиешлегебезне моңарчы белми йөргәнбез, – диде биредән ризык алучы Дилбәр ханым. – Социаль яклау бүлегенә документ тапшырырга баргач, аз керемле гаилә буларак социаль ашханәдә туклану мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. Адресын бирделәр. Шуннан соң без дә монда йөри башладык. Дилбәр ханымнар гаиләсендә алты кеше. Алар үзләренә тиешле ризыкны өйләренә алып кайтып ашый. Алты кабартма, алты кешелек салат, аш, икенче аш, кесәл яки компот. Гаиләнең тамагын туйдырырга җитә, ди ул. “Бөтен гаилә белән килеп ашый алмыйбыз. Савытка салып биреп җибәрүләре бик уңайлы”, – диде хуҗабикә. Дилбәр ханым вакытында барып алмасаң, айлык та­лоннарның бетүеннән дә зарланып алды. Бер ияләшкәч, гел барасы килә, ризыклары бик тәмле, ди. Димәк, бирегә йөрүчеләр күп. Владимир ялгызы гына яши. Балачактан инвалид. Биредәге ризыкның күңеленә бик хуш килүен әйтте ул. Өйдә ашарга пешерүче булмагач, бик теләп килә. Без барган ашханәдә 8 февраль көнне кәбестә салаты, борчак ашы, тефтели, солы боткасы, кабартма, алма компоты, ипи бирделәр. Менюда ризыкның граммнары да, аксым, май, углевод, калориясе дә язылган. Би­редә дүшәмбедән алып җомга көненә кадәр 12 сәгатьтән алып 14.45 сәгатькә кадәр кайнар ризык белән тукланырга була. Шим­бә, якшәмбе көннәрендә ашханә эшләми.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: