Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айназ Сөләйманова: “Минем бу сәяхәтем җиңелләрдән түгел иде”

Дүрт көн дәвамына сузылган кызу иҗади хезмәт, йокысыз төннәр артта калды, һәм 7 июль көнне “Алтын Каләм-Золотое перо” фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды.

Дүрт көн дәвамына сузылган кызу иҗади хезмәт, йокысыз төннәр артта калды, һәм 7 июль көнне “Алтын Каләм-Золотое перо” фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Шулай итеп, татар журналистикасы юнәлешендә Аксубай кызы Айназ Сөләйманова, рус матбугаты буенча Баулы кызы Руфинә Гыймаева гран-при яуладылар һәм КФУ ның журналистика бүлегендә уку мөмкинлегенә ирештеләр. Шуны әйтергә кирәк: егерме дүртенче фестивальдә җиңүгә унынчы сыйныф укучысы иреште. Бу исә бәйге тарихында икенче тапкыр гына кабатлана  әле. “Алтын Каләм”нең зур бүләгенә ия булу ничегрәк икән? Бу турыда татар матбуаты буенча җиңүче Айназ Сөйләйманова белән сөйләштек.

– Айназ, “Алтын Каләм - 24” сиңа нәрсәсе белән истә калды? 
 – Фестиваль күңелемдә бик тирән эз калдырды һәм иң зур хыялымны чынга ашырды. Мин баш мөхәррир ролендә үземне сынап карадым, яңа дуслар таптым һәм журналистика һөнәренең "минеке" булуын аңладым! Ә бу иң мөһиме! 
– Нинди яналыклар, яна алымнар шәхсән сина кызыклы булып тоелды?
– Быел фестиваль судан «чыгып», «Волга» яшьләр үзәгендә үткәрелде. Берәүләр  бу үзгәрешкә шатланса, икенчеләр, киресенчә, төшенкелеккә бирелде, чөнки теплоход турында хыялланган иде! Әмма мин «җиргә төшүебезгә» бик шатландым. Быел күңеллерәк тә булды шикелле. Барлык килгән кунаклар гаҗәеп илһамландыргыч шәхесләр иде, аларның остаханәләрендә булу – үзе бер бәхет!
– «Алтын Каләм» – ул күңел ачу урыны гына түгел, ә бик зур ярыш. Конкуренция ничек иде бу елны?
– Дөресен генә әйткәндә, көндәшлек хисе ул кадәр нык сизелмәде. Күпләр беренче тапкыр катнашкангамы, әллә дүрт көн эчендә дуслашып киткәнгәме? Сәбәбен төгәл әйтә алмыйм. Ләкин шуны әйтәсем килә: каләмчеләр беренче көннән үк үзара бик тиз дуслашып киттеләр һәм бүләкләү тантанасында да бер-берсе өчен ихластан сөенделәр. Нәкъ шушы минутларда «Алтын каләм»нең зур тату гаилә булуын аңлыйсың икән. 
– Катнашучы буларак, фестивальне оештыру ягын ничек бәяләр идең?
– Оештыручылар бик ягымлы, оператив һәм ярдәмчел булдылар. Фестивальнең кинәт килеп чыккан һәрбер мәсъәләсен чишүче, безгә иҗат итәр өчен уңайлы мохит тудыручы “суперменнар”га мин бик рәхмәтлемен! 
– Белгәнебезчә, син «Алтын Каләм»нең гран-приен яулап алдың. Мондый зур бүләкнең хуҗасы булу ничегрәк ул?
–   Ул хисләрне сүзләр белән генә әйтеп булмый, аны тоярга кирәк. Алып баручы исемемне әйткәч, нишләргә дә белмәдем: югалып калдым, үземне төштә кебек хис иттем һәм нигәдер тулысынча чынбарлыкка ышанмадым. Фестиваль оешканнан бирле сакланган кагыйдәләрне бозып дигәндәй, «Алтын Каләм»дә гран-прины 10 нчы сыйныф укучысына тапшырдылар. Бу барыбызны шаккаттырды. Моны беркемдә көтмәгән иде...
– «Алтын Каләм» – йокысыз төннәр инде ул...
– Анысы шулай инде аның, әмма алай ук авыр түгел, чөнки фестивальдә мин эмоцияләр, бәхетле мизгелләр белән «тукландым». Нәкъ менә алар миңа көч һәм гайрәт өстәп торды. Эшең күп булса, йокы һәм ашау үзеннән-үзе онытыла икән ул. Иң мөһиме - нәтиҗә! Аның баллы тәмен тоюдан ләззәтлерәк нәрсә юктыр, миңа калса! 
– Айназ, фестивальдә син икенче тапкыр гына катнашасың, ә үзең шундый югары бүләкләргә ия. Ничек мондый уңышларга ирешергә? Булачак катнашучыларга киңәшең нинди?
– Бернәрсәдән дә курыкмагыз һәм зур ышаныч белән алга атлагыз. Әлбәттә, башкарган эшегездән ләззәт алырга да онытмагыз! «Алтын каләм» һәр балага үзен күрсәтер өчен мөмкинлек бирә, тик аны кулдан гына ычкындырмаска кирәк. Минем дә бу ике еллык сәяхәтем җиңелләрдән түгел иде. Шуңа күрә максималь рәвештә актив булырга, вакытны бушка уздырмаска һәм һәрвакыт алга атларга кирәк. Камиллеккә чикләр юк бит!

Фестиваль кысаларында мәктәп укучылары татар һәм рус басма матбугаты, телевидение, радио, мультимедиа, дизайн һәм верстка, фотожурналистика, видеоблогинг юнәлешләрендә көч сынаштылар. Һәркем кыска вакыт эчендә үз осталыгын күрсәтергә, профессиональ рәвештә материаллар иҗат итәргә тырышты. Синең дә «Алтын Каләм – Золотое перо» дөньясына эләгү мөмкинлеге бар. Аның өчен ел буе газета-журналларда басылырга, яхшы һәм калын портфолио җыярга кирәк. Бәлки, нәкъ менә син Айназ шикелле уңышның койрыгын тотып алырсың!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев