Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аяз Гыйләҗев китаплары Төркиядә берничә мең тираж белән сатыла

Язучы иҗаты буенча төрек галимнәренең мәкаләләре “Безнең мирас”, “Казан утлары” журналында басылачак.

(“Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин.Фото: архив/Салават Камалетдинов). Тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Фатих Котлу күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең китаплары Төркиядә берничә мең тираж белән сатылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Төркиядә Аяз Гыйләҗевнең китаплары берничә мең тираж белән басылып чыкты. Гадәттә беренче басманы бер мең тираж белән чыгаралар. Соңыннан китапка ихтыяҗ туса, тиражны мең-мең ярымга арттыралар. “Өч аршын җир” повесте генә дә берничә китап нәшриятында басылды һәм биш басманы тәшкил итте”, - диде Фатих Котлу.

Язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева сүзләренчә, Аяз Гыйләҗевнең китаплары бүгенге көндә Төркиядә бик популяр. Аның әсәрләрен төрекләр бик яратып укый. Фатих Котлуның Аяз Гыйләҗев буенча китаплары сатуга чыга бара, аны шунда ук халык сатып алып бетерә. Нәкъ менә Фатих Котлу тәрҗемәләре аша төрекләр Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен якын итте.

Язучы иҗаты буенча төрек галимнәренең мәкаләләре “Безнең мирас”, “Казан утлары” журналында басылачак.

  • Күренекле язучының “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар”, “Яра” повестьлары Фатих Котлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев