Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" әсәре хакас телендә дөнья күрде

«Инесай» («Енисей») әдәби альманахында Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесасы хакас телендә дөнья күрде. Аны хакасчага Татьяна Майнагашева тәрҗемә иткән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конргессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте. Татьяна Майнагашева Аяз Гыйләҗевның әлеге әсәрен хакас теленә 2015 елда тәрҗемә иткән. Ул хакасча «Пыром таста, чирiм» ("Гафу ит мине, җирем") дип атала. Татьяна Майнагашева «Өч аршын җир» пьесасы турында Казанда, ире - режиссер Юрий Майнагашев белән Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә килгәч ишетә. Пьеса гади тамашачыларның да, белгечләрнең дә күңеленә хуш килә. Аяз Гыйләҗевның Туган җиргә тугрылык гимны буларак яңгыраган  әлеге әсәре хакас укучыларының да йөрәген яулар, дип өметләнәбез, диелә Миләүшә Хәбетдинова язмасында.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев