Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" романы венгрларда зур кызыксыну уята

Венгриядә 16 июнь көнне татар классигы Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!" китабының алтынчы тапкыр презентациясе булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте. 12-19 июнь көннәрендә татар галимнәре Миләүшә Хәбетдинова һәм тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов Венгриядә булып кайтылар. Венгр теленә тәрҗемә ителгән “Йәгез, бер дога” романы бу илдә  икенче тапкыр нәшер ителгән. “Тәкъдим итү кичәсенә Татарстаннан безне һәм Аяз абыйның балаларын чакырган иделәр. Кызганыч, бу юлы балалары бара алмады, ләкин алар көз көне барырга җыеналар. Безне, татарларны, венгрлар дәүләт дәрәҗәсендә каршы алды. 13 июнь көнне безне Парламентта  Ковер Ласло шәхсән үзе кабул итте. Алар бу очрашуны Арпад Галгоцины хөрмәтләү һәм  олы хезмәтебезне аңлап оештырдылар. Парламент җитәкчесе безгә сөенечен җиткерде. Аяз Гыйләҗевның китабы турында күптән белгәнен, Татарстан белән Венгриянең дуслыгы турында сөйләде. "Татарстан акцентны спортка ясаcа да, менә бу китап аркасында без татарларның шәхесләрен һәм халкының үзенчәлеген, мәдәниятен ачтык", - диде Ковер Ласло. Китапны шәхсән үзе укып чыккан, безне шуның белән дә шаккатырды”, - диде Миләүшә Хәбетдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә. Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" романы венгрлар тарафыннан бик җылы кабул ителгән. Галимә белдергәнчә, Венгриядә китапны бушлай өләшү гадәте юк. Тәкъдим итү чараларында да сатып кына бирелә. Беренче тапкыр 500 данә тираж белән нәшер ителгән китап сатылып беткәч, венгрлар, “Йәгез, бер дога” романын кабат нәшер иткәннәр. “Венгрлар, Аяз абыйның китабын сатып, акча эшли. Тәкъдим итү кичәләрендә китап 400 сум (ташлама) белән сатылса, кибетләрдә төрлечә, хәтта 700 сумга да куелган”, - ди галимә. Исегезгә төшереп узабыз, Татар классигының “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсендә Советка каршы чыгуда гаепләнгән  венгр  егете Арпад Галгоцига аерым истәлекле юллар багышланган. Аяз Гыйләҗевнең моңарчы дөнья күрмәгән мирасын фәнни әйләнешкә кертүне максат итеп куйган әдәбият галиме  Миләүшә Хәбетдинова шушы Арпад Галгоцины эзләп тапты һәм Татарстанда Аяз Гыйләҗев туганнары белән очраштырды. Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова “Йәгез, бер дога!” әсәрен венгр теленә тәрҗемә итү эшендә башлап йөрде. “Бу китап Кеше ресурслары министрлыгы ярдәме белән чыкты. Министрлык  ГУЛАГ фондына акча күчергән. Без моны хәйрия проекты дип уйлаган идек, ул комерция проекты булып чыкты”, - ди галимә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев