Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" романы рус телендә дөнья күрде

19 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Тостой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Йәгез, бер дога!" романының рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү кичәсе узды.

Аяз Гыйләҗевнең моңарчы дөнья күрмәгән мирасын фәнни әйләнешкә кертүне максат итеп куйган Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән Аяз Гыйләҗевнең “Сайланма әсәрләре” томлыклары 2014-2015 елларда дөнья күрә. Шул вакытта ул язучының тормышына караган, моңарчы билгеле булмаган мәгълүматларга тап була. Милләте буенча венгр булган Арпад Галгоци шуларның берсе.

Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” роман-хәтирәсендә Арпад Галгоцига аерым истәлекле юллар багышланган. Аяз Гыйләҗев, нахакка гаепләнеп, 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Шунда ул совет гаскәрләренә каршы сугышуда гаепләнгән венгр Арпад Галгоци белән таныша һәм дуслаша.

Казанга кайткач, Аяз Гыйләҗев университетта укуын дәвам итә. Кызганычка каршы, азат ителгәннән соң ике дус башка очраша алмый. Аяз Гыйләҗев дустының исемен Арпад Голгоци дип исендә калдыра. Бер хәреф "Галгоци"ны "Голгоци" дип исендә калдыру аларның язмышын хәл итә.

“Азат ителгәннән соң Аяз Гыйләҗев үзенең лагерьдашларын эзләп дистәләгән мөрәҗәгатьләр җибәрә. Аларның күбесе җавапсыз кала, чөнки архивлар ябык була. Аяз Гыйләҗев өчен Арпад Галгоци белән элемтәләр өзелү зур аянычка әйләнә”- дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Арпад Галгоци рус шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итүче буларак таныла. Ул өч гасырда иҗат иткән 58 шагыйрьнең 500 шигырен венгр теленә тәрҗемә иткән.

Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, моңарчы Аяз Гыйләҗевның архивында табылган, лагерьда утырганда карандаш белән ясалган портретларның авторына һәм аларның эчке мәгънәләренә игътибар итми киләләр.

“Бер портретнын берсендә ул бүректән, икенчесендә галстуктан. “Сайланма әсәрләр”нең беренче томын әзерләгән вакытта гына без алардагы имзаларга игътибар иттек”, - диде Миләүшә Хәбетдинова.

Арпад Галгоци лагерьда тоткынлыкта вакытта үзендә рәсем ясау сәләтен ача. Бу вакытта фотоаппаратлар булмау сәбәпле, аның абруе бик тиз күтәрелә. Галгоци ясаган портретларны Аяз Гыйләҗев хат белән туганнарына җибәрә. “Карандаш портретларның почмагына Галгоце дип имза куелган иде. Арпад Галгоци үзе бу портретларда әдипнең ннинди булуын һәм нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләгән” - дип аңлатты Миләүшә Хәбетдинова.

"Ике татарны белә идем, икесе дә яхшы кешеләр"

“Мин ике генә татарны белә идем һәм аларның икесе дә бик яхшы кешеләр. Шуларның берсе Аяз Гыйләҗев минем исемдә бик укымышлы, намуслы, белемле кеше булып калды. Бер-беребезне күреп танышуга ук без фикерләребезнең аваздаш булганын сиздек. Бер-беребезгә тартылдык. Кайвакыт төннәр буе татар һәм венгр милләтләренең уртак яклары, Совет дәүләтенең сәясәте турында сөйләшеп чыга идек. Ул миңа туганым кебек иде. Мине Сталин үлгәннән соң Карагандада азат иттеләр. Анда мине күп кенә дусларым килеп, хәлләремне белешеп торды, ә Аяз Гыйләҗев турында мин берни дә ишетмәдем”- дип сөйләде Арпад Галгоци.

Ул азат ителгәннән соң да СССРдан 6 ел чыга алмый, лагерьдә янгын сүндерүче булып эшли.

Арпад Галгоциның үзенең дә ГУЛАГ лагерьлары турында язган 3 томлы хезмәте бар. “Бу хезмәттә мин бары шушы елларда маҗар халкы кичергән авырлыклар турында яздым. Хәзер минем планда 4 томда трилогиягә кермәгән кызыклы вакыйгалар турында язып чыгарга телим. Минем инде берничә бүлек әзер һәм анда Аяз Гыйләҗев тә искә алыначак” – дип сөйләде Арпад Галгоци.

Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗев, Арпад Галгоци михнәтләр кичергән лагерьдан хәзер берни дә калмаган, хәзер монда яшәүчеләрнең күбесе монда кайчандыр ГУЛАГ лагерьлары булганын белми дә. “Система бернинди эз калдырмауны кайгырткан. Аяз Гыйләҗев үзе шушы урыннарга кире кайткач, монда ул белгән биналарның берсе дә калмаган була. Ул калкулыкка менеп, шушында вафат булганнар һәм шушында михнәт кичергәннәр рухына утырып дога кыла. Шушы сәфәреннән ул әрем ботагын алып кайта. Өч ел дәвамында “Йәгез, бер дога!” әсәрен эшләү дәверендә аның өстәлендә вазада шушы әрем ботагы тора. Әрем – ул аларның язмышының символы”- дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

“Йәгез, бер дога!” роман-хәтирәсенең иганәчесе Минтиметр Шәймиев. Фәнни редакторы Миләүшә Хәбетдинова. Тәрҗемәче Нил Ишмөхәммәтов. Хезмәтнең тәрҗемә ителгән кулъязмасы хәзерге вакытта Татар китап нәшриятында, ә әсәрнең беренче ике бүлеге “Аргамак” журналы битләрендә басылып чыккан.

Белешмә өчен: Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районыЧукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Татар язучысы Аяз Гыйләҗев советларга каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп, 1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел Казанның Черек күл төрмәсендә утыра. 1955 елның августына кадәр Казакъстанда, ГУЛАГ лагерында тоткынлыкта була. Аяз Гыйләҗевнең иҗат тәҗрибәләре студент вакытында язылса да, аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елда башлана. "Өч аршин җир" (1962 ел), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Җомга көн кич белән" (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979 ел-1980 ел), "Балта кем кулында" (1988-1989) , "Йәгез, бер дога!" әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты. Аяз Гыйләҗев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: